Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы эчке эшләр бүлегеннән алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә бәйле берьюлы ике факт керде, ә атап әйткәндә: хәмер продукциясе легаль булмаган рәвештә ташылган.
"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына кергән шикаять нигезендә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 2019 елның 27 июнендә Чаллы шәһәре сәүдә объектларының берсендә стационар булмаган сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләрен сату фактын ачыклады.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән кулланучыларның хокуклары бозылуга юл куймау һәм кисәтү максатыннан системалы рәвештә консультация-аңлату эшләре алып барыла. Әлеге эш кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр, консультацияләр, белем бирү семинарларын оештыру һәм үткәрү, мәгълүмати хатлар җибәрү юлы белән үткәрелә. Әйтик, Әлмәт территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Нуртдинова Алла Лениногорск шәһәрендәге "Кояш" кибете хезмәткәрләре өчен укулар үткәрде.
Шәһәрдәге кечкенә базарларның берсеннән ничектер кәбестә сатып алдым һәм, гадәткә кергәнчә, арырак китеп, үлчәп карарга булдым. Шигем расланды: алдап үлчәгәннәр! Бу юлы 350 граммга диярлек. Борылып кире бардым, сатучы янына килеп, аерма турында әйттем һәм ул, берсүзсез, акчаны кайтарып бирде. Бу хәлләрдән соң кәефем яхшырмады да, начарланмады да. Бары тик уйга калынды: ә бит күпме кеше, үзенең алданганлыгын абайламый, ун сумын йә булмаса башка акчасын алырга дип кире килми дә, – Яр Чаллыда яшәүче бер ханым кайнар линия телефонына әнә шундый монолог белән мөрәҗәгать итте.
Кулланучы товардан аның хезмәт итү срогы дәвамында тулы дәрәҗәсендә файдаланырга тиеш, моның өчен җитештерүче шушы вакыт эчендә товарга ремонт ясарга һәм техник хезмәт күрсәтергә, шулай ук ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү өчен кирәкле күләмдә һәм ассортиментта запас өлешләр чыгарырга һәм сәүдә һәм ремонт оешмаларын тәэмин итәргә тиеш.
2019 елның 26 июнендә Тәтеш районы эшкуарлары Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды тарафыннан Тәтеш районында оештырылган бушлай белем бирү семинарында катнашты. Семинарның инициаторлары – республиканың Икътисад министрлыгы, ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды вәкилләре, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, ТР Дәүләт заказы һәм инвестицияләр агентлыгы вәкилләре, югары уку йортлары укытучылары семинарда катнашучыларга практик белемнәр һәм компетенцияләр дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 2019 елның 26 июнендә "Эссен" сәүдә үзәгендә "Оптовик" ҖЧҖ җирле производство продукциясенә дегустация оештыруда катнашты.
Актаныш районында кулланучылар кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрен камилләштерде. Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече тарафыннан "Агроторг" ҖЧҖ "Пятерочка" кибетендә чара үткәрелде, аның төп максаты – район халкына законнар коллизияләрен аңларга ярдәм итү, аларның хокукый грамоталылыгын күтәрү.
2019 елның 26 июнендә Менделеев муниципаль районы башлыгы урынбасары Альберт Саттаров рәислегендә Алкоголь базарындагы вәзгыятьне җайга салу буенча координация советы утырышы узды.
2019 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Әтнә муниципаль районының Комыргуҗа авылында гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә якын-тирә торак пунктлардан гражданнар килде.