ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына шушы көннәрдә чираттагы кулланучы килде. Шәһәрнең "медицина үзәгенә" кыстап чакырылган пенсионер мизгел эчендә 75 000 сумлык кредит хуҗасына әйләнгән

Бердәм дәүләт аналитик мәгълүмат системасында хуҗалык итүче субъектларның эше турындагы белешмәләрне анализлау барышында еш кына оешмаларның җитәкчеләре сыра китертүгә артык җитди карамаган очраклар күзәтелә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре тарафыннан Теләче районының Күп функцияле үзәк ДБУ филиалындагы консультацияләр пунктында кабул итү уздырылды

2019 елның 31 гыйнварында Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Альберт Саттаров җитәкчелегендә Алкоголь базарындаге хәлне җайга салу буенча координацияләү советының быелгы елда беренче утырышы булды

Чаңгыда шуу – безнең илдә иң киң таралган кышкы спорт төрләренең берсе. Ләкин чаңгыда яхшы шуу яхшы физик әзерлеккә генә түгел, ә спорт инвентарен дөрес итеп сайлый белүгә дә бәйле. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына яшүсмер улы өчен чаңгы сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте. Сатып алуның беренче көнендә үк яшүсмер чаңгыларның артык озын һәм алар белән шууның кыен булуына зарланган.  Кибет консультантына мөрәҗәгать иткән булсалар да, чаңгыларны дөрес итеп сайлый алмаганнар. Мондый күңелсез хәлләрне булдырмас өчен, Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре чаңгыларны дөрес сайлап алу өчен берничә киңәшне истә тотарга куша

2019 елның 30 гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан автомобиль өчен запас өлешләр кибетендәге сатучылар өчен кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны үтәү мәсьәләләренә кагылышлы семинар-уку уздырылды. Килгән кешеләргә РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезендә аңлатмалар бирелде

2019 елның 30 гыйнварында 10.00 сәгатьтә Башкарма комитетта Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильясов Рөстәм Алмаз улы катнашында "Алкогольле һәм спирткатнашмалы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү, 2019 елга максатлар һәм бурычлар" мәсьәләсе буенча Ведомствоара комиссия утырышы булды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Нәфыйков Ришат Фәргат улы, Россия ЭЭМның Мөслим районы бүлеге хезмәткәрләре, сәүдә объектлары һәм җәмәгать туклануы объектлары җитәкчеләре, "Алкоторг" ҖЧҖ вәкиле, авыл җирлекләре башлыклары катнашты

"Минем аларны җәзага тартасым килә!" – Чаллы территориаль органына өлкән яшьтәге кулланучы әнә шундый сүзләр белән килеп керде. "Октябрь аенда бүлмә ишеге сатып алуга шартнамә төзедем, ләкин аны 2018 елның 20 декабрендә генә китерделәр. Шартнамәдә заказны үтәү вакыты – 30 эш көне дип күрсәтелгән". Өлкән яшьтәге мөрәҗәгать итүче күтәргән мәсьәләне судка кадәрге тәртиптә хәл итү өчен территориаль орган белгечләре неустойка түләү турында дәгъва проектын төзүдә ярдәм күрсәттеләр

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2019 елның 17 гыйнварында административ эзләтү кысаларында Буа районының Наратбаш авылындагы кибет каралды. Карау барышында алкогольле продукцияне документлардан башка, БДАМС теркәмичә сату факты билгеләнде. 125,79 алкогольле продукция тартып алынды. Хәзерге вакытта административ эзләтү эше алып барыла, аның нәтиҗәсендә тиешле процессуаль карар кабул ителәчәк

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан, Россия ЭЭМ "Югары Ослан" ПБ хезмәткәрләре белән берлектә, 2019 елның 22 гыйнварында административ эзләтү кысаларында Югары Ослан районының Сеитово авылындагы кибет каралды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International