Пыскаклап яуган яңгырлы суык көз, иртәнге яз һәм яңгырлы җылы җәй көннәрен зонттан башка күз алдына китерү кыен. Билгеле бер файдасы өстенә, уңышлы сайлап алынган тәкъдирдә, кешегә күркәмлек, стиль хисе дә өсти әле ул. Зонт җете төстә булганда, болытлы ямьсез көннәрдә үзебезне әллә каян ук “танытып”, кәефне күтәреп җибәрә. Әмма кулчатыр сайлау – җиңел генә эш түгел, аның турында без күпне белмибез чөнки
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы белгечләренең ел саен Өлкәннәр көненә багышлап халык белән очрашулар үткәрүе инде күптән традициягә әйләнде
1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль ассамблеясе 45/106 нче резолюциясе нигезендә, җәмәгатьчелек игътибарын өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәлеп итү максатыннан чыгып, 1 октябрьне Халыкара өлкәннәр көне (International Day of Older Persons) дип санарга карар итте. Баштарак бу дата Европада, бераз соңрак – Америкада гына билгеләп үтелсә, 1990 нчы еллар азагында инде бөтен дөньяда бәйрәм ителә башлады
2018 елның 26 сентябрендә Нурлат муниципаль районы Советы Зур залында Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Л.Н.Мәннапов рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиянең (МВК) чираттагы утырышы үткәрелде. Чарада ведомствоара комиссия әгъзалары, прокуратура, суд приставлары хезмәте, Нурлат районы үзәк хастаханәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, «Алкоторг» ҖЧҖ һәм «Эфес» сыра кайнату компаниясе вәкилләре, шулай ук үзләренең сәүдә объектлары «Русская валюта» һәм «WISE STYLE COLD» аракылары бәясен киметү буенча адреслы программага кертелгән хуҗалык итүче субъектлар катнашты
2018 елның 26 сентябрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә сыр һәм сыр ризыклары күргәзмәсе-дегустация үткәрелде. Күргәзмәгә әлеге продукциянең бик зур ассортименты – рокфор, стилтон, фета, сулугуни, брынза, рикотта, төрле тәмләткечләр һәм үләннәр кушып җитештерелгән сырлар тәкъдим ителде. Халыкка сыр һәм сыр ризыклары үзенчәлекләрен аңлату чараның төп максатына әйләнде
2018 елның 19 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров Олы Мишә авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү үткәрде. Кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату, халыкның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү, гражданнарга куланучылар хокукларын дәүләти һәм иҗтимагый яклауның төп механизмнарын төшендерү чараның төп максатына әйләнде
2018 елның 24 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина белән берлектә Саба муниципаль районында Шәмәрдән авыл җирлеге халкы өчен очрашу үткәрде
Чаллыда яшәүче бер ханым Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенә “Фиорита” ҖЧҖгә карата шикаять белән мөрәҗәгать итте
2018 елның 25 сентябрендә Арча муниципаль районының Шушмабаш авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү оештырылды. Анда Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы В.В.Сәгыйтов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров катнашты
2018 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Чистай муниципаль районының Кече Талкыш авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында, кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату максатыннан чыгып, авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу оештырды