2017 елның 24 мартында Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Чаллы шәһәре 2нче суд приставлары бүлегенең суд приставлары-башкаручылар белән берлектә ихтыярый түләү өчен закон нигезендә билгеләнгән срокта административ штрафларны түләмәгән бурычлылар – хосусый эшмәкәрләрнең сәүдә объектларында булып кайтты
Синең белән горурланам, Татарстан, Синең даның, синең язмышың белән!
ЮХИДИ хезмәткәрләре быелның 8 мартында Зеленодол районында М-7 юлының 755нче чакрымында Пермьдә яшәүче бер ир-ат “иярләгән” машина салонында, тәгаенләп әйткәндә, автомобиль йөртүче урындыгы артында, «VOSKEVAZ» шәрабе этикеткасы ябыштырылган 0,7л сыешлы 7 шешәгә һәм 10 л сыешлы 1 зур пыяла шешәгә тап булган
Ел саен 1994 елдан башлап, 15 март көнне бөтен дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. Аны үткәрү тематикасын Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе (CI) билгели
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында әлеге датага багышланган чаралар циклы үткәрде. Бу кибетләрдә, китапханәләрдә “Кулланучылар – безнең һәммәбез ул” дигән мәгълүмати стендлар әзерләп урнаштырудан башланды
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы территориаль органнары хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә ачык ишекләр көнен үткәрде
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы Татарстан Республикасының Биектау, Питрәч һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре белән берлектә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрне популярлаштыру һәм гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларында куллану товарлары, эшләр, хезмәт күрсәтүләр базарына кагылышлы мәсьәләләрне тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну тудыру өчен, 2017 елның 15 февраленнән 15 мартка кадәрге чорда гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-10 сыйныф укучылары арасында “Куллану белемнәре – уңышка юл” дигән темага конкурс оештырды
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы мәгариф оешмаларына Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнендә актив катнашу тәкъдиме белән чыкты
Әлмәт шәһәр суды шәһәрдә яшәүче бер ир-атны 70 л контрафакт хәмер ташыган өчен 4000 сумлык штрафка тарткан
Хәзерге вакытта интернет кешегә бик зур йогынты ясап кына калмыйча, ниндидер бер дәрәҗәдә күп кенә мәсьәләләрен хәл кылуга, шул исәптән товарлар сатып алуга да ярдәм итә