ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

21 декабрь көнне Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе бинасында район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең очрашуы булды

Күпләребез, зарыгып көтелгән Яңа ел бәйрәмендә онытылмас тәэсиргә күмелү, һавага бөркелгән могҗизаи утларга карап әллә нинди хыялларга бирелү өчен пиротехника әйберләрен юнәтергә ашыга

2016 елның 19 декабрендә ТР Тукай районында авыл халкының эшмәкәрлек активлыгын көчәйтү һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе булып узды

«Коррупциягә каршы көрәш турында» 25 декабрь, 2008 ел,  № 273-ФЗ Федераль закон нигезендә, хакимият органнарының гражданнар белән нәтиҗәле төстә берлектә эшләү механизмын булдыру, шулай ук гражданнарны хакимият органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат алу мөмкинлеге белән тәэмин итү кебек чаралар коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәсен арттыруда һәм эшмәкәрлек өлкәсеннән кирәкмәгән административ киртәләрне алып ташлауда төп юнәлешләрнең берсе буларак билгеләнгән


21
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 9 декабрендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге оператив дежурныена Арча шәһәрендә яшәүче берәүнең гаражында зур партиядә легаль булмаган хәмер продукциясенең саклануы турында хәбәр алынган

2016 елның 16 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Чаллы шәһәре 1 һәм 2 нче суд приставлары бүлекләренең суд приставлары-башкаручылар белән берлектә административ штрафларны законда билгеләнгән срокта ихтыярый нигездә түләмәгән бурычлылар – хосусый эшмәкәрләрнең сәүдә объектларында булып кайтты

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре халык белән чираттагы очрашулар үткәрде


20
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь  инспекциясендә Хәмер продукциясе буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясе утырышы үткәрелә

Әлмәттә алкогольле продукцияне билгеләнгән чикләүләрне санга сукмыйча сату очрагы ачыкланган

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегеннән бер административ материал керде. Анда бәян ителгәнчә, Сарман районының Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендә «Боярышник» косметика лосьоны рәвешендә су кушылган спирт (ГОСТ таләпләренә туры килми торган) сатылган


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International