ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законы 1992 елның 7 февралендә Россия Федерациясе Югары Советы тарафыннан кабул ителеп, 1992 елның 7 апреленнән үз көченә керде


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар комплексын үткәрү кысаларында 8 тапкыр гражданнарны күчмә кабул итү, кулланучылар өчен 8 акция, хосусый эшмәкәрләр белән 9 очрашу, сәүдә үзәкләрендә 12 тапкыр дежур тору, урта мәктәпләрдә укучылар өчен 8 дәрес, 6 куллану дегустациясе уздырылды

Ноябрь аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү эшен дәвам итә

Кыш ишекләребезне шакый башлауга, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына мех әйберләрен алыштыру һәм кире кайтару мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итүчеләр ишәйде

Европа сыйфат атнасы төгәлләнеп килгәндә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тыл хезмәтчәннәре һәм сугышлар ветераннары пансионатында ял итүчеләрне дә игътибардан читтә калдырмыйча, аларга профилактика чарасы үткәрде

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законда кулланучылар хокукларын судтан тыш һәм суд тәртибендә карау мөмкинлеге күздә тотылган


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Сатып алынган товарыгыз күңелегезгә хуш килерлек түгелме? Ватык техникага килеп каптыгызмы яки кибеттән алып кайткан аяк киемегезнең табаны икенче көнне үк кубып төштеме? Кызганыч, мондый хәлләргә һәркайсыбыз диярлек юлыгып тора

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы консультанты сыйфат атнасы кысаларында куллану һәм хәмер базары өлкәсендәге белемнәр нигезләре буенча лекция үткәрде. Чара Мамадыш шәһәренең политехник көллиятендә узды

11 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе территориаль органы белгечләре белән берлектә Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар комплексын үткәрү кысаларында «Золотая Нива» Сәүдә йортының сәүдә челтәрендә әлеге челтәрнең үзендә җитештерелә торган икмәк-күмәч ризыклары күргәзмә-презентациясен оештыруда катнашты

Сумка молниясендәге “собачка”ның эштән чыгуы завод брагы була аламы, сыйфатлы оек-оекбашларны кире кайтарырга яки башкасына алыштырырга мөмкинме – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре эшмәкәрләр һәм кулланучыларның әнә шундый “мәкерле” сорауларына җавап бирде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International