ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, “Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын комплекслы яклау системасын үстерү” озак сроклы максатчан программасы чараларын үтәү максатыннан чыгып, мәктәп укучылары арасында куллану белемнәренә өйрәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәреп килә


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья сыйфат атнасын үткәрү кысаларында эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектлары белән эшчәнлекнең бу өлкәсендәге законнарны аңлату буенча 15 семинар үткәрде

Бөтендөнья сыйфат көне бәйрәменең төп максаты – киң җәмәгатьчелек игътибарын сатуга тәкъдим ителә торган продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфат проблемасына юнәлтү

2016 елның 10 ноябрендә, товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты аерым игьтибар үзәгенә алынган бер мәлдә, Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Сарман муниципаль районының Җәлил бистәсе гимназиясендә укучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча гадәти булмаган дәрес үткәрде

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Бөтендөнья сыйфат атнасы кызган чорда мебель белән сәүдә итүче эшмәкәрләрне дә игътибардан читтә калдырмады

Бүген кулланучылар хокукларын бозу көн кадагына суга торган мәсьәләләрнең берсе булып тора

27 октябрь көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге хезмәткәрләре ВАЗ 21140 маркасындагы автомобильне туктатып, багажнигында хәмер исе килеп торган үтә күренмәле сыекча тутырылган 1,5әр литрлы 19 пластик шешә табып алган

Бүген товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты теләсә кайсы предприятие яки оешманың уңышлы эшчәнлеге өчен иң кирәкле шарт булып тора


11
ноябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 10 ноябрендә Чапшар авылында “Мобиль бригада” дигән чара үткәрелде

Олы Тархан мәктәбе укучылары ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика олимпиадасында катнашты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International