ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

28 ноябрьдә, Чаллы шәһәре башкарма комитеты тәкъдиме белән, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау максатыннан чыгып, прокуратура, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, салым инспекциясе, административ-техник инспекция, районнар хакимиятләре хезмәткәрләреннән торган төркемнәр рейд ясады


1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 27 ноябрендә Минзәлә муниципаль районында Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе Баш киңәшчесе Р.Р.Гаффаров катнашында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды

РФ Президенты акциз маркаларын индексацияләү турында законга кул куйды. Аның нигезендә акциз ставкалары 2015 һәм 2016 елларда элеккечә калачак


28
ноябрь, 2014 ел
җомга

Яңа ел алдыннан Казахстаннан алкогольле продукция китерү очраклары ишәйде

Узган атнада Нурлат полициясе хезмәткәрләре  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече белән берлектә мобиль төркемнең эш кысаларында Нурлат районының Андреевка авылында оператив-профилактик чаралар үткәргәндә закон һәм кагыйдәләр бозуларның күп кенә очракларына тап булды

Ноябрь аенда Арча территориаль органы белгечләре 3 планлы тикшерү үткәрде

Ноябрь ае тәмамланмаган әле, ә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре барлыгы  30 мең сумлык сыйфатсыз ризыкны сатудан алды инде

Казан территориаль органы үткәреп килә торган һәр планлы тикшерү барышында диярлек закон нигезендә сәламәтлек өчен куркыныч тудырган һәм хәтта кеше гомеренә янаган разрядка кертелүче ризыклар ачыклана


27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Ноябрь аенда алкогольле продукцияне лицензиясез сату очракларын ачыклау буенча рейдлар дәвам иттерелде. Казан территориаль органы, Эчке эшләр министрлыгы һәм телевидение хезмәткәрләре иҗтимагый оешмаларның берсеннән алынган хәбәр нигезендә таныш адрес буенча юл тотты

2014 елның 26 ноябрендә “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында һәм Татарстан Республикасы кайбер законнар актларының үз көчен югалтуын тану турында” закон проекты, ягъни “салып бир”ләр турында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта каралды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International