ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Декабрьнең беренче көннәрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре мобиль төркем составында Аксубай районы авыл җирлегендә эшләде. Тикшерүләр Карасу, Яңа Кәрәмәт һәм Шербен авыл җирлекләрендә уздырылды

2014 елның 12 декабрендә – Россия Федерациясе Конституция көнендә 12.00 дән 20.00 сәгатькәчә  Россия Федерациясе  Президенты кушуы буенча  дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гражданнарны гомумроссия кабул итү көне уздырыла

2014 елның ноябрендә “Казан технология һәм дизайн көллияте” урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең ике төркемендә булачак технологлар һәм дизайнерлар өчен чаралар үткәрелде

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукый яктан аң-белемнәрен арттыру психологик ярдәм итү һәм аларны хезмәт базарына җайлаштыру буенча атналык семинар темаларыннан берсенә әйләнде


5
декабрь, 2014 ел
җомга

2014 елның 3 декабрендә Менделеев муниципаль районында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Р.Х.Әхмәдиева, Чаллы территориаль органы начальнигы урынбасары Л.И.Богатова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеев районы буенча бүлеге начальнигы А.А.Юнысов катнашында Хәмер базарындагы хәлләрне җайга салу буенча координация утырышы булып узды

Ноябрьнең соңгы өч атнасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә Россия Федерациясе законнарында күздә тотылган мәгълүматлары күрсәтелмәгән, товарны озату документлары булмаган килеш кенә спиртлы продукция ташуның өч очрагын ачыклады

Яңа ел – иң матур һәм иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе.  Ә бәйрәмнәрдә, шулай ук кеше тормышындагы иң мөһим вакыйгаларны билгеләп үткәндә гомер-гомергә табыннан хәмер төшмәгән. Бүген дөньяда теләсә кемнең зәвыгына, теләгенә һәм акча янчыгына туры килерлек нинди генә хәмер эчемлекләре юк


4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт алкогольле эчемлекләр сатуда законны санга сукмау очраклары өчен штраф күләмен арттыру турында тәкъдим кертте. Штраф күләме физик затлар өчен 1,5-2 меңнән 15 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен – 200 меңнән 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин


3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Сәүдә нокталарында һәм хәтта газета киоскларында сатыла торган спиртлы продукциягә халыкта ихтыяҗ зур

28 ноябрьдә Апас муниципаль районы хакимиятендә башкарма комитет җитәкчесе Р.Ф.Хисаметдинов рәислегендә район эшмәкәрләре һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашында киңәшмә булып узды. Анда райондагы хәмер базары торышы турында мәсьәлә каралды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International