2013 елның 23 февралендә Арча шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча муниципаль районы хакимияте белән берлектә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышлап сәүдә ярминкәсе, шулай ук “Татспиртпром” ААҖ продукциясенең күргәзмә-дегустациясен үткәрде
Бүген, Казан шәһәре бик зур спорт чараларын үткәрергә җыенган бер мәлдә, куллану товарлары һәм хезмәтләр күрсәтү сыйфатын яхшырту үтә мөһим бурычларның берсе булып тора
Гыйнвар аенда тулаем алганда илдә аракы җитештерү 30,3 процентка (3,11 млн дал күләменә) кимегән. Фәкать “Татспиртпром” (Graf Ledoff) һәм “Башспирт”та (“Башкирский стандарт”) гына җитештерүдә үсеш теркәлгән: беренчесендә – 40,4 процентка (398,9 мең дал күләменә җиткерелгән), икенчесендә – 32,6 процентка (182,3 мең дал күләменә)
Кичә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең структур подразделениеләре начальниклары белән эшлекле күчмә утырыш булып узды
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә азык-төлек булмаган товарлар сатучы хосусый эшмәкәрләр һәм оешмалар җитәкчеләре кулланучылардан алына торган мөрәҗәгатьләрдә күтәрелгән мәсьәләләр буенча киңәш-табыш ишетү максатыннан ешрак мөрәҗәгать итә башлады
Узган елның азагында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләренең республикабызның көньяк-көнчыгыш чик буе районнарында (Азнакай, Баулы, Ютазы) халыкның күзен кыздырырлык дәрәҗәдә очсызлы бәядән (аракы – 100 сумга, коньяк – 200 сумга кадәр) Казахстан Республикасында җитештерелгән аракы һәм коньяк сату очракларын ачыклаганлыкларын искә төшерик.