ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Дөньяның кайбер илләрендә яшәүчеләрнең ел саен ноябрьнең дүртенче җомгасында бер тәүлек әйләнәсендә бер нәрсә дә сатып алмауларын беләсезме икән? Бу көнне аларда чыгымнарга максималь дәрәҗәдә аек акыл белән карарга өндиләр, чиктән тыш куллануның җәмгыять һәм кеше өчен зур куркынычка әйләнү ихтималы турында кат-кат искәртәләр

5
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге начальнигы Т.М. Хәбибуллина: “Лицензиясез эшчәнлек, кагыйдә буларак, ялган хәмер продукциясе, ялган маркалы продукция сатуга китерә”
Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстан Республикасы базарында сатыла торган азык-төлек товарлары һәм алкогольле продукциянең сыйфаты турында сөйләшү булды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре продукциянең сыйфаты буенча проблемаларга җентекләп тукталды

4
декабрь, 2012 ел
сишәмбе
Чаллы территориаль органы белгечләре ноябрь ае йомгаклары буенча алкогольле продукцияне лицензиясез сатуның 10 очрагын ачыклады

3
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
29 ноябрь көнне Ростов-Донда “Ростов өлкәсенең кулланучылар хокукларын яклау” V төбәк форумы булды

30
ноябрь, 2012 ел
җомга
Метеорология белгечләре быелгы кышның бик суык буласын фаразлыйлар. Димәк, ата-аналар балаларына кышкы киемне бик җентекләп сайлап алырга тиеш дигән сүз

29
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

2012 елның 1 июленнән сыраның федераль закон нигезендә хәмерле продукция дип атала башлавы инде беркемгә дә сер түгел. Хәер, моңа карап кына кулланучыларның хәле әлләни үзгәрмәде-үзгәрүен. Ә менә оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләрнең хәле – үзгәрде. Хәзер аларга билгеле бер таләпләрне үтәргә, билгеле бер чикләүләрне белеп торырга кирәк. Әйтик, катылыгы 5 проценттан күбрәк булган сыраны стационар сәүдә объектларында билгеләнгән вакытта – 10.00 дән 22.00 сәгатькәчә генә сату, сату турында мәгълүматларны декларацияләү, шулай ук әлеге күбекле эчемлекне сату һәм куллану культурасын тәртипкә салу өчен билгеләнгән кайбер башка таләпләрне үтәү, тыюларга колак салу кирәк.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы шампан шәрабенә рәсми минималь бәя кертүне хупламый.

Мәгълүм булганча, хәмер (сырадан һәм сыра эчемлекләреннән тыш) сату эшчәнлеген бары тик оешмалар гына һәм аларның да билгеле бер шартларга, кирәкле документларга ия булганнары гына хәл итә ала.


27
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль бүлеге, кулланучының товарлар һәм аларны җитештерүчеләр турында мәгълүмат булмауга ризасызлык белдереп мөрәҗәгать итүе сәбәпле, парфюмерия-косметика әйберләре, сантехника, көнкүреш химиясе товарлары, шул исәптән лак-буяулар сата торган “Хуҗалык товарлары” кибетләренең берсендә шушы кибетнең җитәкчесе һәм хезмәткәрләре өчен өйрәтү максатындагы очрашу үткәрелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International