РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре «Степной ветер» этикеткасы ябыштырылган 0,5 литрлы шешәдә законсыз сыеклык сату фактын ачыклаган. Моннан тыш, Зәй районы гражданкасы үз теләге белән 1,0 литр күләмендәге сары төстәге спиртлы сыеклык тапшырган.
Ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре мәнфәгатьләр конфликтын һәм коррупциягә каршы җинаятьләрне булдырмау буенча чараларны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырдылар.
Татарстан бизнесны дистанцион тикшерүне гамәлгә кертү буенча ике пилот төбәкнең берсе итеп билгеләнде. Пилотта Росздравнадзор, Росалкогольрегулирование, Росаккредитация, Россия Табигать күзәтчелеге, Россельхознадзор һәм Киров өлкәсенең һәм Татарстан Республикасының региональ ведомстволары катнаша.
Тикшерүләр барышында аны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ачыклады.
Бина хуҗасы алкогольле продукцияне гадәти кибеттән сатып алуы, аннары клиентларга алкогольле продукцияне товар-озату документларынннан башка һәм ваклап сатуга лицензиясе булмаган килеш мөстәкыйль саткан. Хәзерге вакытта документарны тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча материал карар кабул итү өчен вәкаләтле органнарга җибәреләчәк. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы полиция белән уртак эш алып бара, хокук саклаучылардан административ хокук бозулар турында материаллар килә.
2022 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Әтнә муниципаль районының Түбән Мәхәскә авылында яшәүчеләр белән очрашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Чыпчык урта гомуми белем бирү мәктәбендә» күчмә чара үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Әтнә районы КФҮ филиалындагы консультация пунктында кулланучылар өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законнарын аңлатып кабул итү үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау районы журналистлары белән бергә «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Дөбъяз урта гомуми белем бирү мәктәбендә» күчмә чара үткәрде.
Товарлар һәм хезмәтләр базары бик күп төрле, сыйфатлы һәм куркынычсыз продукт өчен кулланучылар зарланулары сирәк түгел. Шуңа бәйле рәвештә, кулланучылар законнары мәсьәләләре буенча гражданнарга һәм хуҗалык итүче субъектларга мәгълүмат бирүгә һәм консультацияләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрү бик мөһим.
Бөтендөнья сыйфат көнен бәйрәм иткәндә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Лениногорск шәһәренең шәхси эшмәкәре Резидә Фәрхетдинованың кечкенә генә пекарнясында булдылар. Ул Лениногорск муниципаль районы халкы өчен 2012 елдан бирле икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре җитештерү буенча эшчәнлеген алып бара. Үз эшчәнлегенең башында пекарняда нибары өч төрдәге икмәк пешерелгән. Аннары икмәк ассортименты 27 исемгә кадәр арта.