18 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча танып-белү чарасы оештырды. Гражданнар белән очрашу алдыннан «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы номеры һәм буклетлар таратылды.
Кулланучылар белемен арттыру максатларында, шулай ук «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын тормышка ашыру һәм студентлар арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру максатыннан чыгып, аларда хокукый белемнәр һәм гамәли күнекмәләр формалаштыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре КФУның 3нче курс студентлары белән «Сәүдә эше» әзерлек юнәлешләре буенча дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ханым кызына аяк киеме сатып алу уңаеннан бик кызыклы сорау белән мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Мамадыш шәһәренең «Забота» пансионатында ял итүчеләр белән очрашу уздырдылар. Октябрь аенда биредә өлкән буын кешеләре өчен Бөтендөнья өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган чара узды. Әңгәмәнең темасы бүгенге көндә мөһим һәм актуаль – «Үз финансларыңны ничек сакларга?».
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2022 елның 3 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр кабул итү вакыты турында искә төшерә. Декларацияләр 2022 елның 20 октябреннән дә соңга калмыйча тапшырылырга мөмкин (http://fsrar.ru/Declaring/srok_predstavlenija_deklaracij).
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эшчәнлегенең бурычларыннан берсе булып ай саен бәяләргә мониторинг уздыру тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Саба районы “Шәмәрдән “Рост “ лицееның 8-11 сыйныф укучылары белән класстан тыш дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Вьетнам» СК территориясендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкка хокукый белем һәм мәгълүмат бирү дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрделәр.
2022 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Әтнә муниципаль районының Коморгуҗа авылында гражданнарны кабул итте.
2022 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә (КФҮ) чара үткәрелде.