ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хәбәр итүенчә, 2022 елга тикшерү субъектлары белән ачык фикер алышу план-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк:

Тэги: ачык тыңлаулар

24
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече «Пивоман» сәүдә объектында укулар үткәрде. Үткәрелгән чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре һәм 31.12.2020 елның 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре каралды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2022 елның октябрь аенда спирт һәм алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше күләме турында мәгълүматларны кабул итү 2022 елның 01 ноябреннән 08 ноябренә кадәр автоматлаштырылган рәвештә гамәлгә ашырылачак.

Тэги: мәгълүматлар кабул итү

21
октябрь, 2022 ел
җомга

2022 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзщн территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты укучылар өчен Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны өйрәтү дәресе үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучылар хокукларын яклау буенча республика Олимпиадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Гүзәлия Фәүзетдинова һәм Наталья Платонова Лениногорск муниципаль районының Тимәш мәктәбендә укучылар белән очрашу үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау кулланучылар хокукын яклау турында Олимпиада

Бүген Теләче муниципаль районында онлайн режимда ачык тыңлаулар узды.

Чарада Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Булат Гайнетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре һәм Теләче районы территориясендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче хуҗалык итүче субъектларның вәкилләре катнашты.

Тэги: ачык тыңлаулар

20.10.2022 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре азык-төлек кибетләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинарлар үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2022 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина, әйдәп баручы белгеч-эксперт Гөлназ Шакирова катнашында, ZOOM платформасында Балтач муниципаль районында урнашкан «Наз»  «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном учреждениесендә өлкән яшьтәге кешеләр белән әңгәмә үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

20
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

19.10.2022 көнне Казан шәһәре сәүдә комплексларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның хокукый белем дәрәҗәсен күтәрүгә һәм мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән берничә чара үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү һәм киметү өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Тәтеш районы сәүдә объектларында профилактик чаралар үткәрәләр. Чараларның төп максаты - кулланучылар базары өлкәсендә хокукый белемне күтәреп, район халкына гамәлдәге законнарны аңларга ярдәм итү.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау профилактик визит

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International