Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре, Ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган төп чаралар планы кысаларында, Яшел Үзән шәһәренең 26 нчы китапханәләр филиалында «Туган телең – синең җаның, синең дөньяң, синең нур» викторинасында катнаштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты «Канцлер» кибетендә сатучы өчен семинар–уку һәм кулланучылар өчен Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча консультация өстәле оештырды.
2022 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова «Алинә» кибетендә сатучылар өчен семинар үткәрде. Чараның төп юнәлеше - сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат шәһәренең 4 нче урта мәктәбендә 9 сыйныф укучылары өчен «Кулланучылар белеме нигезләре» курсы буенча лекция үткәрде.
2022 елның 13 сентябрендә Биектау муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык фикер алышулар үткәрелде.
Чараның төп максаты - алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә региональ дәүләт контроле (күзәтчелеге) барышында ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләрен анализлау; профилактик чаралар системасын үстерү; контроль астында булган субъектларның хокукый белемен арттыру; контроль астында булган субъектларны намуслы тәртипкә этәрү.
Хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозу очракларын кисәтү һәм киметү, шулай ук аларда намуслы тәртипкә мотивация булдыру өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре профилактик визитлар уздыралар. Шундый чараларның берсе «Чико групп» ҖЧҖ эшчәнлеге урыны буенча үткәрелде.
Чираттагы профилактик чараны (профилактик визит) Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре Буа шәһәре территориясендә сыра һәм сыра эчемлекләре сатучы шәхси эшмәкәрләргә карата уздырдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә «Шәфкать үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар белән чираттагы «түгәрәк өстәл» үткәрде.
Чираттагы гражданнарны кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Пимер авыл җирлегендә үткәрде.
Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны кабул итү ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча график нигезендә уза.
Кабул итүгә авыл халкы үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте.
Аларны кызыксындырган барлык сораулар буенча да консультацияләр бирелде
Хуҗалык итүче субъектларның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре азык-төлек товарлары сатучы «Чико» ҖЧҖ һәм «Чико групп» ҖЧҖ кибетләре җитәкчеләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырды.