ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар оештырды һәм үткәрде.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

13
март, 2021 ел
шимбә

Мәктәптә, институтта укып, кеше гомеренең шактый өлешен башкаларга кирәкле әйберләр эшләп үткәрә. Кеше туганна алып соңгы көненә кадәр кулланучы булып тора. Тормыш һәм эшчәнлек, эш һәм уку, көнкүреш һәм ял өчен кирәк булган товарлар һәм хезмәтләр сатып алып, һәр кеше кулланучы булып яши. Шуңа күрә яшь буынга куллану белемнәрен үзләштерү мөһим.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча күчмә чаралар комплексы үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре 10.03.2021 елда, Яшел Үзән районы территориясендә урнашкан сәүдә объектларын тикшерү барышында яраклылык вакыты чыккан алкогольле продукцияне сату, алкогольле продукцияне исәпкә алу тәртибен (БДАМС) бозу очраклары ачыклады. 18,31 л. алкогольле продукция тартып алынды, административ эшләр «Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасына кергән гаризалар буенча кузгатылды, аларның авторларына акчалата бүләк биреләчәк.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

2021 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Апаз авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров үткәрде. Чарада авыл халкы һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 15 мартында «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» девизы астында узачак Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль органы һәм Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре белән берлектә Алексеевск штбнең күп функцияле үзәге бинасында кизү тору оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре «Намус плюс» ҖЧҖ кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча семинар-укулар оештырды. Катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында РФ Законының һәм Хөкүмәтнең 31.12.2020 елгы №2463 карарының төп моментларына аңлатмалар бирелде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Сораштыруда катнашучыларның күпчелеге (87%) көненә 3-6 тапкыр тигез интерваллар белән тукланырга тырыша. Респондентларның күпчелеге өчен (73%) азык-төлек продуктларын сайлаганда төп критерий - ул бәя. Сораштырылучыларның 15%ы куркынычсыз продуктлар сатып алырга тырыша.

Тэги: анкеталаштыру

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

12
март, 2021 ел
җомга

2021 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Тэги: дегустация комиссиясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International