Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне (World Consumer Rights Day) билгеләп үтелә.
Кулланучының төп дүрт хокукы формалаштырылды
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләренең төп бурычларыннан берсе - халыкның кулланучылар белемен арттыру, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү. Яр Чаллы территориаль органы белгечләре сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә үз эшчәнлекләрен алып баручы юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән аңлату эшләре алып баралар. Бу юнәлештә эшне дәвам итеп, бүлек белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «Регул» сәүдә үзәгендә урнашкан «Fandeco» декор һәм яктырту салонында профилактик чара үткәрделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә хезмәткәрләргә тантаналы рәвештә бүләкләр тапшырылды.
Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәтнең (Росалкогольрегулирование) һөнәри эшчәнлегендәге югары казанышлары һәм мактауга лаеклы хезмәте өчен Рәхмәт белдерелде
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек чаралары үткәрү барышында «Конечная» җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан сәүдә объектында алкогольле продукция, аерым алганда сыра һәм сыра эчемлекләре сатуда булу факты ачыкланды. 115,87 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.
Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.6 ст. 3 өлеше буенча административ эш кузгатылды.
2021 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында, район башлыгы Ф.М. Дәүләтшин рәислегендә, Башкарма комитет җитәкчесе, район башлыгы урынбасары, район Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы, район авыл җирлекләре башлыклары һәм алкогольле продукцияне сатучы эшмәкәрләр катнашында, Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, 2021 ел Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яшел Үзән районы Норлат авылының 8 номерлы авыл китапханәсендә «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы каршындагы өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашу үткәрде.
2021 елның 25 февралендә Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары Администрациясендә алкоголь базарында катнашучылар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова белән очрашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, Роспотребнадзорның Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнары буенча идарәсе вәкилләре белән берлектә, 2021 елның 26 февралендә, Биектау авылы, Полковая урамы, 9 йорт адресы буенча Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә кизү тору үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләр башлыклары белән 2021 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Территориаль органнар башлыклары ZOOM платформасында катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2021 елның 15 мартында түбәндәге чара узачак:
Чараның исеме: «Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре».