Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләрен өйрәнү, хокукый культура формалаштыру һәм бу юнәлештә гомуми белем бирү учреждениеләренең эшен активлаштыру максатыннан чыгып, укучылар арасында агарту эшләре алып бара.
Әгерҗе муниципаль районында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Баженова О.А. рәислегендә этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.
2021 елның 2 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре РФ Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегеннән материаллар алып, Яшел Үзән эшмәкәренә карата товар-озату документларыннан башка гына маркировкаланмаган алкогольле продукцияне законсыз сату факты буенча административ хокук бозу турында эш кузгатты.
Әлмәттә ЮВТ-24 телеканалы эшли башлады - асылда «Әлмәт ТВ» җирле телеканалы, Баулы, Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә һәм Зәйне үз эченә алган региональ телевидение. ЮВТ-24 җитәкчесе Людмила Воронина сүзләренә караганда, каналның потенциаль аудиториясе 470 мең кеше тәшкил итә.
02.03.2021 Яр Чаллы шәһәренең 15 нче балалар иҗаты Йорты базасында 14-18 яшьлек укучылар өчен шигырь укучылар конкурсы узды. Әлеге бәйге Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде. Рус милләтеннән булган балалар татар телендә шигырьләр сөйләделәр. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре дә катнашты. Белгечләрнең шәһәрнең барлык мәктәпләреннән җыелган укучылар белән очрашуы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган иде. Очрашу ике телдә - рус һәм татар телләрендә үткәрелде.
2011 елның 2 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Эдельвейс» ТК АҖ кибете хезмәткәрләре өчен семинар-уку үткәрде.
2021 елның 26 февралендә Яр Чаллы территориаль органында 2020 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә ZOOM платформасын кулланып узды.
Йомгаклау киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хамматов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе аппараты бүлекләре начальниклары Татьяна Хәбибуллина, Розалия Арсланова, Илдар Хуҗин, Елена Солуянова катнашты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина алып барды.
Яңа җиһаз сатып алу - һәрвакыт күңелле эш, бу яңа йорт яки фатирны тулысынча үз теләгең белән матурларга мөмкинлек бирә.
Законнарда кеше тормышын һәм сәламәтлеген, мөлкәтен, әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итү, шулай ук кулланучыларны ялгыштыра торган гамәлләрне кисәтү максатларында җиһаз продукциясенә һәм аны куллану процессларына карата таләпләр беркетелгән. Әлеге таләпләрне үтәү эре кибетләр һәм предприятиеләр өчен дә, заказга җиһазлар җитештерүче шәхси осталар өчен дә мәҗбүри.
Бүген 01.03.20021 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органында хезмәткәрләргә тантаналы рәвештә бүләкләр тапшырылды.
2021 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә, шулай ук Казан шәһәренең Идел буе районы территориясендә хезмәткәрләрнең хокукый белемен арттыруга юнәлдерелгән семинарлар сериясе үткәрде.