2021 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау муниципаль районының Дөбъяз авыл җирлегендә чираттагы гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны шәхсән кабул итте. Килүчеләр этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар бирә һәм компетентлы җаваплар ала алдылар.
Эшмәкәрләргә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон нормаларын (ә сыра һәм сыра эчемлекләре, белүебезчә, шулай ук алкоголь) киңәйтүгә карамастан, аерым эшмәкәрләр, уңышка исәп тотып, әлеге нормаларны бозуларын дәвам итәләр.
2019 елдан башлап, Россиядә этаплап товарларны мәҗбүри маркировкалау үтә. 2019 елда ул тәмәке продукциясенә, 2020 елда шиннарга, парфюмерияләнгән товарларга һәм хушбуйларга, фотоҗиһазларга, аяк киеменә кертелде. Агымдагы елда кием-салым, эчке кием, чиратта велосипедлар, су, сөт һәм башка товарлар бу системага керәчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә тәүлек буе "Ышаныч телефоны” эшли: +7 (987) 296-68-93. Күрсәтелгән номер буенча республикада яшәүчеләр әзерләнә торган, кылынган яки кылына торган коррупция юнәлешендәге җинаятьләр, вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану фактлары, дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликты, дәүләт хезмәте белән бәйле тыюларны һәм чикләүләрне үтәмәү фактлары турында хәбәр итә алалар.
13 февральдә Казанда «Россия чаңгы юллары-2021» Бөтенроссия массакүләм ярышлары узды. Анда профессиональ спортчылар да, һәвәскәрләр дә катнаша ала иде.
«Россия чаңгы юллары-2021»нең төп старты Юдино бистәсендә «Локомотив» стадионында бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка А. сатучы гамәлләренә шикаять белән мөрәҗәгать итте: ул кулланучы таләпләрен үтәүдән баш тарткан. 2020 елның мартында гражданка кибеттән 6700 сумлык электр су җылыткычы сатып алган. Товарга гарантия срогы 12 ай тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контроль чаралар барышында «фанфуриклар»ны яшерен сату пункты ачыкланды. Әлеге спиртлы сыеклыкны шәһәр базары территориясендә оекбашлар эшләнмәләре бүлегендә сатканнар. Күрәсең, шәхси эшмәкәр тыелган продукцияне сатып, төп хезмәт хакына үзенчәлекле өстәмә акча эшләргә булгандыр.
2021 елның 13 февралендә Әлмәттә «Татарстан чаңгы юлы – 2021» массакүләм чаңгы узышы булды. Чараны шәһәр ипподромы мәйданында оештырдылар. Ярышларны ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә башланып китте.
2021 елның 13 февралендә Бөтен ил буенча массакүләм чаңгы ярышлары узды. Ярышлар Чистайда да оештырылды. «Россия чаңгы юллары-2021» кысаларында узган «Татарстан чаңгы юлы-2021» ярышларында төрле яшьтәге спортчылар катнашты.