Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре хуҗалык итүче субъектлар белән даими очрашулар үткәрә. Чаралар дәвамында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Федераль законның төп нигезләмәләре һәм таләпләре, аларны үтәү зарурилыгы аңлатыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре «Чаллы икмәге» ҖЧҖ кибетенә килүче кулланучылар өчен аңлату чарасы үткәрде. Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары, законнардагы үзгәрешләр, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре каралды.
2021 елның 27 гыйнварында «Күпфункцияле үзәк» дәүләт бюджет учреждениесенең Арча районы филиалы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнары буенча баш белгече Фәния Сабирова һәм Арча муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге баш белгече Гөлнара Әхмәтшина белән берлектә күчмә чара үткәрделәр. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге тарафыннан, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат бирү дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән сөйләшүләр узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы гражданнар өчен дә, эшмәкәрләр өчен дә товарлар сату кагыйдәләрен, санитар һәм куллану законнары нормаларын өйрәнү һәм үтәү мәсьәләләре буенча аңлату һәм мәгълүмати эш алып бара.
Өлкән яшьтәге кешеләрнең күпчелеге өчен хезмәт эшчәнлеген туктату - тормыштагы үзгәрешләргә, еш кына депрессиягә китерә. Кешенең пенсиядә күп буш вакыты барлыкка килә һәм бу факт аны борчый башлый, чөнки ул үз тормышын ничек оештырырга кирәклеген аңламый. Менә шундый очракларда өлкән яшьтәге кешеләр өчен дәвалау-профилактика учреждениеләре ярдәмгә килә.
Түбән Кама территориаль органы белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлек хезмәткәрләре белән берлектә, «сатып-алу тикшерүе» чарасы барышында, Аксубай районының Беловка авылында спиртлы сыеклык сату фактын ачыклады. Авыл кешесе үз йортыннан спиртлы сыеклыкны ваклап саткан. Чара кысаларында 23,5 литр күләмендә суррогат хәмер хуҗасыннан алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре контроль чаралары үткәрү барышында Менделеевск районының бер авыл кибетендә товар-озату документларыннан башка һәм БДАМС системасына тоташтырылмаган килеш сыра һәм сыра эчемлекләрен сату фактын ачыклады. Моннан тыш, алкогольле продукция стационар булмаган сәүдә объектында сатылган.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнардагы үзгәрешләр, аерым алганда, «Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында» 19.01.1998 ел, № 55 Хөкүмәт карары үз көчен югалу сәбәпле, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан, көнкүреш техникасы кибете хезмәткәрләре өчен укулар оештырылды.
Арча әдәбият һәм сәнгать музее - бай мәдәни киңлекләрнең берсе булып тора, аның каршында төрле чаралар үткәрелә, анда күңелле һәм файдалы ял итү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Музейларга бару - күңел биреп, ашыкмыйча вакыт уздыру ысулы. Анда тере тарих тасфирланган һәм күзаллауны киңәйтү мөмкинлеге тудырылган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе алдына куелган бурычларны хәл итү өчен Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан даими рәвештә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалауга һәм булдырмауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Бу юлы бүлек хезмәткәрләре «Колор» кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату буенча чираттагы семинар-укулар оештырылды.