«Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) аның әйләнешен кисәтү чараларын гамәлгә ашыру турында» 28.09.2015 ел, №1027 РФ Хөкүмәте карары һәм тиешле гаризалар нигезендә, 2020 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Росспиртпром вәкилләренә 77,21 литр алкогольле һәм спиртлы продукция юк итүгә тапшырылды.
Кукмара районының Песәк авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Шулай ук Песәк авыл җирлеге территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы сәүдә объектларында сатучылар өчен семинар үткәрелде.
Быел «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» девизы астында уза торган Европа сыйфат атналыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәре, район башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә, Красный бор, Кичкетаң, Кучук авыл җирлекләре сәүдә объектларында сатучылар һәм кулланучылар өчен укулар үткәрде. Район кибетләрендә азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның киң ассортименты тәкъдим ителә. Товарларның сыйфатына, яраклылык вакытына, товарларны саклау шартларына аерым игътибар бирелергә тиеш.
2020 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре халыкның кулланучылар белемен арттыру өчен Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Әмирхан пр., 48 адресы буенча урнашкан «Шәһәр автомобиль базарында» чираттагы консультация пункты оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2020 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар уздыру планы-графигы нигезендә Яңа Чишмә муниципаль районының хуҗалык субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алышу буенча гавами чара үткәреләчәк.
Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Тәтеш шәһәренең КФҮндә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату мәсьәләләре буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырылды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы һәм Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре үткәрде.
Бу көннәрдә Россиядә төрле чаралар уза, аларның максаты – гражданнарның тотрыклы үсеше һәм лаеклы тормышын тәэмин итү өчен продукциянең, хезмәтләрнең югары сыйфатлы булуын ассызыклау. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, Европа сыйфат атнасы һәм Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында, халык һәм сәүдә вәкилләре өчен төрле чаралар үткәрүне дәвам итә.
Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар кысаларында «7 Дней» кибетләре челтәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән районындагы территориаль органы белгечләре, «Зеленодольск икмәк комбинаты» ЯАҖ җитештергән һөнәрчелек икмәкләренә дегустация үткәрелде.
Тәмәке эшләнмәләре - сәламәтлек өчен зарарлы товар, аңа аерым таләпләр куела. Әйтик, тәмәке һәм папиросны берәмләп сату тыела; тәмәке эшләнмәләрен 18 яшькә җитмәгән затларга сату тыела. Һәр тәмәке кабы Сәламәтлек саклау министрлыгы кисәтүе һәм тәмәке тартуның нәтиҗәләре турындагы иллюстрация белән булырга тиеш. Бу кагыйдәләрне тәмәке белән сәүдә итүчеләр яхшы белә. 2020 елның 1 июленнән тәмәке сатуның яңа кагыйдәләре кертелде - ул мәҗбүри маркировкаланырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре аңлата.
Европа сыйфат атнасы һәм Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында «Татспиртпром» АҖ филиалы «Белый Кремль» сыра кайнату заводы хезмәт коллективы өчен Zoom видеоконференцэлемтә платформасында продукциянең сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән чаралар турында лекция үткәрелде.