«Сыйфат көне» кысаларында Теләче һәм Алан урта мәктәпләрендә, административ-хокук мәсьәләләр буенча әйдәп баручы белгеч-эксперт Рәисә Хөснетдинова 8-11 сыйныф укучылары өчен класстан тыш дәресләр үткәрде. Чарада укучылар һәм укытучылар да катнашты.
Быел, коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, чараларның күбесе элемтә чараларын кулланып, видео элемтә режимында үткәрелә.
Бу юлы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә, видеоконференцэлемтә режимында Zoom платформасында Чистай муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары һәм «Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ студентлары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча лекция үткәрделәр.
КФҮ башкарма хакимият органнары һәм гражданнар арасында үзенчәлекле арадашчы булып тора, бу оешма предприятиеләр һәм халык өчен муниципаль һәм дәүләт хезмәтләрен күрсәтә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегеннән, авыл торак пунктлары буенча автолавка өчен җиһазландырылган «Газель» автомобилендә төрле исемдәге алкогольле продукция, аерым алганда, аракы һәм сыра ташу һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәргә карата кузгатылган материал алынды.
Спас муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.
Чара Спас муниципаль районы башлыгы Фәрхәт Мөхәммәтов рәислегендә, комиссия әгъзалары, шулай ук сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре һәм «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре катнашында узды.
Россия законнарында «мәнфәгатьләр каршылыгы», «шәхси кызыксыну», «матди файда» төшенчәләре бар. Әлеге терминнар «Дәүләт гражданлык хезмәте турында» Федераль законда гына түгел, ә «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законда, Хезмәт кодексында һәм башка норматив актларда да кулланыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм минимальләштерү максатыннан чыгып, иң беренче чиратта, сатып алучыларның (кулланучыларның) аеруча йомшак категориясе булган өлкән яшьтәге кешеләрне алдау практикасының алга таба таралуын булдырмауга юнәлдерелгән аңлату эшләрен дәвам итүне актуаль дип саный.
«Бөтендөнья сыйфат атнасы» кысаларында Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучыларның һәм хуҗалык итүче субъектлар хезмәткәрләренең белемнәрен арттыру буенча эш дәвам иттерелде.
Бәйрәм көнендә, 12 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре белән берлектә, Чистай муниципаль районының КФҮндә кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрде.
13.11.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәре, М.Межлаук урамы 1 адресы буенча урнашкан «Үзәк базар» ААҖдә кулланучылар өчен дежур тору үткәрде.