Безнең һәркайсыбыз теге яки бу хезмәт күрсәтү буенча көн саен кулланучы булып тора. Бүген кулланучылар базары төрле товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә бай, аларның сыйфаты исә еш кына мактанырлык түгел. Кулланучылар хокукларын ничек сакларга? Кулланучылар хокуклары бозылганда беренче адым нинди булырга тиеш? ТР Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният бүлеге» МКУ хезмәткәрләре белән үткәрелгән чарада сүз нәкъ менә шул хакта барды.
2020 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Әтнә районы Яңа Кәшер төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары белән куллану белемнәре нигезләре буенча онлайн класстан тыш дәрес үткәрде. Дәрес ике өлештән торды: беренче өлеш – теоретик өлеш, аның барышында балалар «Сыйфат көне» барлыкка килү тарихы, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп төшенчәләре, кулланучылар хокукларын яклау буенча кагыйдәләр һәм хокуклар бозылган очракта гамәлләр тәртибе белән таныштылар, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау органнары турында мәгълүмат бирелде.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Оешмасы гражданнарны кабул итте.
- Эфир, республика кулланучылар базарында продукция сыйфаты һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына игътибарны җәлеп итү максатыннан халык арасында агарту эшләре алып баруга юнәлдерелгән. Кулланучылар хокуклары - кеше хокукларының аерылгысыз өлеше, ә аларны саклау - дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе, - дип белдерде Юлия Рөстәм кызы.
2020 елда Бөтендөнья сыйфат атнасы 9-15 ноябрь көненә, сыйфат көне - 12 ноябрьгә туры килә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре нәкъ менә шул көнне «Арзан» сәүдә үзәге территориясендә радиотапшыру оештырды.
Сыйфат атнасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе белән берлектә 12 ноябрь көнне Алексеевск шәһәр тибындагы бистәнең күп функцияле үзәгендә гражданнарны кабул итте.
Өстәмә керем алу мөмкинлеге - һәр кешенең хыялы. Акция, дивидендлар, брокерлык хезмәтләре... Моның өчен төрле вариантлар бар, әмма аларның һәркайсы - закон белән төгәл регламентлана. Актуаль сорау туа: кулланучыны брокерлык хезмәтләре белән нинди мөнәсәбәтләр бәйли соң? Әлеге эшчәнлек нинди закон белән регламентлана, һәм үз-үзен брокер хезмәте белән бәйләүче якларның нинди хокуклары һәм бурычлары бар?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре, «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» девизы астында узучы Европа сыйфат атналыгына багышланган чаралар кысаларында, Минзәлә районында азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату эшчәнлеге алып барыла торган «Татарстан» кибетендә сатучылар һәм кулланучылар өчен укулар үткәрде. Товарларның сыйфатына, яраклылык вакытына, товарларны саклау шартларына аерым игътибар бирелде.
Европа сыйфат атнасы кысаларында «Агроторг» ҖЧҖнең «Пятерочка» кибетендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре катнашында азык-төлек товарларына дегустация үткәрелде. Бөтендөнья сыйфат көненең төп максаты - продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең югары сыйфат дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук сыйфат проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне активлаштыру. Сыйфат проблемасы - дөньяның алдынгы илләре икътисадында өстенлекле проблемаларның берсе.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучыларның киң даирәсе фикерен өйрәнү максатыннан чыгып, Европа сыйфат атнасы кысаларында, Чистай халкы арасында товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү сыйфаты буенча анкета үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре өчен 12.11.202020 елда коррупциягә каршы тору чараларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән киңәшмә-семинар үткәрде.