Сыйфат көнен үткәрү кысаларында, 12 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина, ZOOM платформасы ярдәмендә, Балтач муниципаль районы Норма урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар белән куллану белемнәре нигезләре буенча класстан тыш дәрес үткәрде.
Ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә 1989 елда Европа сыйфат оешмасы инициативасы белән оештырылган һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан хупланган Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә. Гадәттәгечә, Бөтендөнья сыйфат көнен бәйрәм итү кысаларында төрле чаралар үткәрелә, алар җәмгыять һәм дәүләтнең тотрыклы үсеше өчен продукция һәм хезмәтләрнең сыйфатын өзлексез күтәрүнең мөһимлеген ассызыклыйлар. Быел сыйфат атнасы «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» девизы астында уза.
Ел саен ноябрьнең икенче атнасы — Бөтендөнья сыйфат атнасы, ә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесе — Берләшкән Милләтләр оешмасы ярдәме белән Европа сыйфат оешмасы тарафыннан билгеләнгән Халыкара сыйфат көне буларак билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нормаларын аңлату буенча лекцияләр үткәрә. Әлеге чараларның максаты - халыкның игътибарын товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты проблемасына юнәлтү генә түгел, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гомуми хокукый белемне арттыру да. Очрашу барышында конкрет мисалларда кулланучы хокукларын яклаучы төп законның чынбарлыкта ничек эшләве, кулланучының бозылган хокукны ничек мөстәкыйль рәвештә торгызуы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклауда нинди урын бирелүе аңлатылды.
Стоматологка мөрәҗәгать иткәндә нәрсәләрне белергә кирәк? Шул ук вакытта нинди закон нормалары билгеләнгән? Ә теш дәвалау буенча хезмәт сыйфатсыз күрсәтелсә нишләргә?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органыэчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Казан шәһәре, Достоевский урамы, 73А адресы буенча урнашкан «Зодиак» стоматология үзәгендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның төп нигезләмәләре турында белем бирү семинары нәкъ менә шул сорауларга багышлап үткәрелде.
2020 елның 11 ноябрендә, «Сыйфат атнасы» кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча муниципаль районының Качелино авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина тарафыннан үткәрелде. Чарада авыл халкы, авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 2020 елның 10 ноябрендә Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында кулланучылар өчен Европа сыйфат атналыгына багышланган чаралар комплексы үткәрде.
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә ел саен үткәрелә торган Бөтендөнья сыйфат атнасы бара. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Лаеш районы, Усад авылы, Счастливая урамы 7 адресы буенча урнашкан «Тандер» АҖ кибетендә кулланучылар өчен дежур тору үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Европа сыйфат атнасы һәм Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Яңа Чишмә авылында яшәүчеләр белән очрашулар оештырды. Очрашу барышында гражданнарга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында консультацияләр бирелде. Моннан тыш, сәүдә комплексында дежурлык оештырылды; КФҮ ДБУда консультация өстәле оештырылды; Башкарма комитет белгечләре катнашында хуҗалык итүче субъектлар өчен семинар-укулар үткәрделәр.
11 ноябрьдә, «Бөтендөнья сыйфат атнасы» уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү бүлеге хезмәткәре тарафыннан Казан ш., Һади Такташ ур., 77 адресы буенча урнашкан «Агроторг» ҖЧҖнең «Пяторочка» кибете хезмәткәрләре өчен күчмә чара үткәрелде.