ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең 47 комплексында урнашкан сәүдә объектында физик зат тарафыннан алкогольле продукцияне, аерым алганда сыра һәм сыра эчемлекләрен законсыз сату фактын ачыклады. 198,66 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре легаль булмаган әйләнештән алынды.

Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.17.1 ст. 1 өлеше буенча административ эш кузгатылды.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Гаязетдинова Ф. Ф., Галиуллина Р.Р., «Роспотребнадзор»ның ТР буенча идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнары территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч - эксперты Асадуллина З. Н. белән берлектә, 2020 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең лекция залында Яшел Үзән районында аяк киеме продукциясен ваклап сатучы шәхси эшмәкәрләр өчен укулар үткәрде. 

Тэги: аяк киемнәрен маркировкалау

Бөтендөнья сыйфат көненең төп максаты - продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең югары сыйфат дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук сыйфат проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне активлаштыру.

Тэги: сыйфат атнасы

2020 елның 10 ноябрендә, «Сыйфат атнасы» кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Арча районы Урта Корса урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен класстан тыш дәрес үткәрде.

Тэги: сыйфат атнасы

10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ир-ат автошиналар сату кагыйдәләре турында сорау белән мөрәҗәгать итте. Ул үзенең «тимер аты» өчен аяк киеме сатып алырга булган. Кибет сатучысыннан шиннарны маркировкалау уңаеннан ачык җавап ишетмәгән. Бу сорау белән ул территориаль орган белгечләренә мөрәҗәгать итте, анда аңа түбәндәгеләрне аңлаттылар.

Тэги: шиннар сату үзенчәлекләре

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре 10.11.2020 елда «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» девизы астында уза торган Бөтендөнья сыйфат атнасы кысаларында Казан шәһәре, Карбышев ур., 15 адресы буенча урнашкан «Агроторг» ҖЧҖ кибете хезмәткәрләре өчен чара үткәрде.

Тэги: сыйфат атнасы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» девизы астында уза торган Бөтендөнья сыйфат атнасында Казан ш., Карбышев ур., 40 адресы буенча урнашкан «Тандер» АҖ кибете хезмәткәрләре өчен чара үткәрде.

Тэги: сыйфат атнасы

9
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Бөтендөнья сыйфат атнасы» кысаларында кулланучыларның, шулай ук хуҗалык итүче субъектларның да кулланучылар белемен арттыру эшен дәвам итә.

Шулай итеп, 9 ноябрьдә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре, Карбышев ур., 40 адресы буенча урнашкан «Русалко» кибете хезмәткәрләре өчен чаралар үткәрде.

Тэги: сыйфат атнасы

Бөтендөнья сыйфат көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Яшел Үзән районының Норлат авылында һәм якын-тирә авылларында яшәүчеләр өчен консультация үткәрде. Атна саен сәүдә мәйданчыгында Казан, Яшел Үзән, Апас, Кайбыч районнарыннан, Чуваш Республикасыннан 28 хуҗалык итүче субъект пәнҗешәмбе көннәрендә азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә итә. 

Тэги: сыйфат атнасы

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлегенең икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә Яшел Үзән районында яшәүче кешенең үзе җитештергән спиртлы продукция (көмешкә) сатуы турында мәгълүмат алынды.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International