Чара «Бөтендөнья сыйфат атнасы» кысаларында оештырылды, ул быел 9 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» девизы астында уза.
Семинар барышында катнашучылар игътибарына товарлар һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә, алкогольле продукцияне сату өлешендә, Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында актуаль мәгълүмат җиткерелде.
Ел саен ноябрьнең икенче атнасы барлык илләрдә Бөтендөнья сыйфат атнасы буларак, ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесе — Халыкара сыйфат көне буларак билгеләп үтелә. 2020 елда бу дата 12 ноябрьгә туры килә. Һәр ел саен әлеге чара билгеле бер темага багышлана. Быел бәйрәмнең девизы «Кулланучылар кыйммәтен булдыру».
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» девизы астында уза торган Бөтендөнья сыйфат атнасы кысаларында Казан шәһәре, Пионерская ур., 9а адресы буенча урнашкан «Анчар» ҖЧҖ базары территориясендә кизү тору үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Тандер» АҖ кибете территориясендә дежурлык үткәрде.
Әлеге чара быел «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» девизы астында уза торган Бөтендөнья сыйфат атналыгына багышланган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан ш., Даурия ур., 38 адресы буенча урнашкан «Даурия» базары территориясендә кизү тору үткәрде.
Әлеге дежурлык Бөтендөнья сыйфат атнасына туры китерелгән, ул быел «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» девизы астында уза.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Эдельвейс» гипермаркетында (Ибраһимов проспекты, 1 йорт) кулланучылар базары мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Сатучыларның һәм халыкның хокукый белемен арттыру һәм «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү «подпрограммасы»н тормышка ашыру максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, Короленко урамы буенча урнашкан «Эдельвейс» супермаркетында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын һәм товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләрен аңлату буенча семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Уңыш» ТК ҖЧҖ территориясендә (Казан ш., Вересаев ур., 1А йорты) кизү тору үткәрде.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты структурасында Алкогольле продукциягә дәүләт монополиясен тәэмин итү буенча инспекция төзү турында»гы 810нчы карары безнең эшчәнлегебезне башлап җибәрү ноктасы булып тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре Казан шәһәре, Һ. Такташ урамы, 101 йорт адресы буенча урнашкан «Азалия» портьер тукымалары салоны хезмәткәрләре өчен көнкүреш хезмәтләре күрсәткәндә һәм товарлар сатуда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салуга багышланган семинар үткәрде.