ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын тәртипкә салу буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов ачты. Комиссиядә чакырылган катнашучы Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Тимур Хәлимдаров булды.

Тэги: коррупциягә каршы тору

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү максатларында бизнес вәкилләре белән даими рәвештә профилактик эш алып бара: киңәшмәләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр һ. б. рәвешендә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Казан территориаль органы хезмәткәрләренең балалары бу истәлекле көнне – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе оешуга 25 ел тулуны читләтеп үтә алмады. Шул уңайдан балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре шәһәр кибетләрендә, аерым алганда, «500 вак-төяк», «Котик», «Автозапчастьләр» кибетләрендә берничә семинар үткәрде.

Сатучыларның һәм халыкның хокукый белемен арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Лаеш шәһәрендә урнашкан «Алтын казан» сәүдә объектында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын һәм товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре буенча белем бирү семинары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

30
октябрь, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә структур бүлекчәләр башлыклары белән киңәшмә узды. Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә агымдагы елның 9 ае эшенә йомгак ясалды.

Тэги: эш нәтиҗәләре

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Үзәк шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә чара үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукы

Без барыбыз да базар мөнәсәбәтләрендә товарлар һәм хезмәтләрдән кулланучылар. Еш кына сатып алган яки берәр оешма тарафыннан башкарылган хезмәтләр сыйфатсыз булырга, ә гомумән, ачыктан-ачык алдашу очраклары булырга. Сатып алучы белән сатучы арасындагы мөнәсәбәтләрне уңышлы җайга салуның нигезе - «Кулланучылар хокукларын яклау турында» законның дөрес үтәлеше, аның нигезендә һәр кулланучы товарның тормыш, сәламәтлек һәм милек өчен сыйфатлы һәм куркынычсыз булуына, товарны кире кайтаруга яки аны алыштыруга, сыйфатсыз товар белән бәйле чыгымнарны, шулай ук әлеге закон бирә торган башка гарантияләрне компенсацияләүгә хокуклы.

Тэги: кулланучылар хокукы

2020 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Лаеш районы, Совет ур., 92 адресы буенча урнашкан «Эдельвейс» гипермаркетында кулланучылар базары мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2020 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Тандер» АҖ кибете территориясендә семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International