ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы элек легаль булмаган әйләнештән алынган 300 литрдан артык күләмдә алкогольле һәм спиртлы продукцияне юкка чыгаруга тапшырды.

2020 нче елның 27 нче октябрендә Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров рәислегендә Югары Ослан муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

28
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре «Татспиртпром» ААҖ вәкилләренә законсыз әйләнештән алынган контрафакт хәмернең чираттагы зур партиясен юкка чыгаруга тапшырды. 21-22 октябрьдә Азнакай, Баулы, Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләрендәге складлардан 1649 литр күләмендә алкогольле продукция юкка чыгару өчен төяп җибәрелде. 

Тэги: алкоголь продукциясен юкка чыгару

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасын раслау турында» ТР Министрлар Кабинетының 2013 елның 16 октябрендәге 764 номерлы Карарын (үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) үтәү йөзеннән, Подпрограмма-6 максатлары һәм бурычларын тормышка ашыруның көтелгән соңгы нәтиҗәсе булып кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләре буенча дәресләрдә катнашкан республиканың белем бирү оешмалары укучылары санын арттыру һәм кулланучылар бәхәсләрен судка кадәр тәртиптә җайга салу күләмен арттыру тора. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

27
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

27.10.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече ШЭ Н.К.Колочкованың «Фай Тро» кибетендә хезмәткәрләрне кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге яңалыклар белән таныштыру, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау турында Законның төп нигезләмәләрен искә төшерү максатыннан семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

26
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Ракета+», «Алар» һәм «Продукты» кибетләре территорияләрендә семинарлар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2020 елның октябрендә спирт һәм алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше күләмнәре турында мәгълүматлар кабул итү автоматлаштырылган рәвештә 2020 елның 1-10 ноябрендә хәл ителәчәк.

Тэги: мәгълүмат кабул итү

23
октябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 23 октябренә экспериментта катнашырга теләк белдергән 107 оешма «Гознак» АҖ белән «кега» транспорт тарарында җитештерелә торган сыраны маркировкалау өчен махсус маркалар әзерләү турында килешүләр төзегән.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, контрольлек итүче субъектлар тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, Кукмара районы буенча 2020 елның 9 аенда алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең хокук куллану практикасы нәтиҗәләрен, хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан кертелә торган типик хокук бозуларны күзәтү мәсьәләсе буенча гавами тыңлаулар үткәрде.

Тэги: гавами тыңлаулар

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре, кулланучылар белеме дәрәҗәсен күтәрү һәм үз хокукларын яклау системасын гамәлгә ашыру максатыннан чыгып, Түбән Кама шәһәрендәге 9 нчы микрорайон СТОС рәисе белән берлектә, йортлар буенча җаваплы вәкилләр белән очрашу оештырды. Белгеч кулланучылар хокукларын яклауның гамәлдәге системасы турында сөйләде, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп моментларын аңлатты, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре, Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре, 25.12.2008 ел, №273-ФЗ «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон турында сөйләде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International