Ведомствоара комиссиянең системалы эше, муниципаль берәмлекнең алкоголь базары торышына төрле яктан анализ ясау нәтиҗәсендә, көчле һәм йомшак якларны ачыкларга, контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары, хакимият органнары эшендә алкоголь һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм, алга таба, тулаем алганда, алкоголь базарын тотрыклыландыруга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.
Кием тегү ательесына бер генә тапкыр булса да безнең һәркайсыбыз мөрәҗәгать иткәне бар. Бу остаханәдә иҗади эш алып барыла. Анда заказга индивидуаль таләпләр һәм клиентның өстенлекләре буенча кием тегәләр. Ателье турында сөйләгәндә, еш кына нәкъ менә шундый остаханәләр күз алдында тотыла.
Шәхси тегүгә ихтыяҗ тиз арта. Кешеләр сыйфатны һәм индивидуаль якын килүне югары бәяли.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына кулланучы Интернет-кибет аша сатып алынган күлмәкне кире кайтарып буламы, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының 26.1 статьясы нигезендә, кулланучы товарны тапшырганчы теләсә кайсы вакытта, ә товарны тапшырганнан соң җиде көн дәвамында товардан баш тартырга хокуклы.
Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 1064 ст. 1 пункты (алга таба – РФ ГК) гражданинның шәхесенә яки мөлкәтенә, китергән зыянны тулысынча каплау турындагы нигезләмәне күздә тота. Шул ук вакытта зыян китергән зат зыянның үз гаебе белән китерелмәвен расласа, зыянны каплаудан азат ителә. Закон нигезендә зыян китерүченең гаебе булмаганда да зыянны каплау каралырга мөмкин (РФ ГК 1064 ст. 2 п.).
2020 елның тугыз аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Әлмәт районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә контрольлек итү буенча 155 чара үткәрде, аларның 122се Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә башкарылды. 1529 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды.
21 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Ачык ишекләр» көнендә «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт территориаль бүлегендә булдылар. «Ачык ишекләр»нең максаты - эшмәкәрләргә түләүсез консультация ярдәме күрсәтү, чөнки мәҗбүри таләпләрне белү – хокук бозуларны булдырмас өчен иң яхшы ысул.
«Тиз генә» матур булу максатыннан һәм яңа модалы трендлар артыннан куып, яшь кенә кызлар косметология процедураларына «утыра». Еш кына, моның киләчәктә алар өчен ничек әйләнеп кайтачагы хакында уйламый да.
Күп миллиардлы косметология индустриясенең грамоталы маркетингы сезнең картаю куркуыгызны һәм ялкаулыгыгызны искә алып баш әйләндергеч нәтиҗәләргә китерә. Шуңа күрә «эстетик» медицина базары (косметология һәм пластик хирургия) ел саен үсә бара.
Савыт-саба - бик кыйммәтле һәм кирәкле сатып алу. Әмма, эшләнмәләрнең нечкәлеге, савыт-саба эшләнгән материаллар яки җыйнак булмаган сатучылар сатып алу шатлыгын бозарга мөмкин. Нәтиҗәдә, сатып алучы алынган товарны кибеткә кире китерергә мәҗбүр була. Сервизлар, кухня тупланмалары, башка кирәк яракларның кыйммәтлеген истә тотып, кулланучы товарны кире кайтарганда түләнгән акчаны тулысынча кайтаруга исәп тота.
2020 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы «Роспиртпром» ААҖ вәкилләренә законсыз әйләнештщн элек алынган этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне тапшырды.
20.10.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече хосусый эшмәкәр Эрштейн М.Х. кибетләрендә хезмәткәрләрне кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге яңалыклар белән таныштыру, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау турында Законның төп нигезләмәләрен искә төшерү максатыннан семинар үткәрде.