ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 19 һәм 20 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында, РФ Хөкүмәтенең 28.09.2015 ел, №1027 «этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнештә йөртүне булдырмау чараларын гамәлгә ашыру турында»гы карары һәм продукцияне юк итү зарурлыгы турындагы гаризалар нигезендә, «Росспиртпром» ААҖ вәкилләренә, стандартларның мәҗбүри таләпләренә җавап бирми торган этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешеннән тартып алынган этил спирты юкка чыгару өчен тапшырылды. 

Тэги: алкоголь продукциясен юкка чыгару

2020 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Магнит», «АлкоДьюти» һәм «Пятерочка» кибетләре территорияләрендә семинарлар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, 2020 елның 23 сентябрендә һәм 8 октябрендә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозу очракларын ачыклады. Азнакай районының Тымытык авылында һәм Югары Стәрле авылында урнашкан ике кибеттә уннан артык атамадагы сыраны озату документларыннан башка гына ваклап сату фактлары ачыкланды. 

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

Суыткыч сатып алуга күпчелек кулланучылар җитди карый, чөнки ул кыйммәтле товар. Сатып алучы бу техника озак вакыт хезмәт итәр дип өметләнә. Әмма, эксплуатация барышында суыткычның шау-шуы, туңдырмавы, кайнарлануы ачыкланырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә кулланучы товарны кибеткә кире кайтару турында карар кабул итә. Сатып алучы сатучыдан нәрсәләр таләп итә ала соң?

Тэги: суыткыч сатып алабыз

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Урыссу - Октябрьский автомобиль юлында Башкортостан Республикасының Октябрьский шәһәрендә яшәүче гражданин Ш. ның LADA KALINA 111730 маркалы машинасында спиртлы продукция ташу фактын ачыклады. Барлыгы «тышкы куллану өчен эретмә әзерләү өчен 95%  этил спирты концентраты» этикеткасы булган 5 литрлы сигез полимер савыт алынган. Гомуми күләме 40 литр тәшкил итте.

Тэги: спиртлы продукция тартып алынды

2020 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Пятерочка» һәм «Магнит» кибетләре территорияләрендә семинарлар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2020 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү план-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк

Тэги: эшлекле киңәшмә

2020 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәре, Мартын Межлаук ур., 13 адресы буенча урнашкан «Үзәк базар» ААҖ территориясендә кизү тору үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына бер атна элек кул чатыры (зонт) сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте. Ул 2 көн дә хезмәт итмәгән килеш сафтан чыккан. Ул безгә әлеге зонтны алыштырырга мөмкинме, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Белгечләр кулланучыны тынычландырып, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № РФ Законының 18 статьясы нигезендә аңлатма бирделәр. Товарда завод характерындагы җитешсезлек табылган очракта, кулланучы товарны алыштыру яки бәямен киметүне, шулай ук сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару таләпләре белән товарны сатып алу урыны буенча мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Тэги: зонт сайлыйбыз

2020 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәре, Даурия ур., 38 адресы буенча урнашкан «Вектор» ҖЧҖ (Даурия базары) территориясендә кизү тору үткәрде.

Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, №1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International