Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече ТР Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авылында автозапчастьләр сатучы ШЭ И.Ф. Шиһапова сәүдә объектында сатучылар өчен семинар үткәрде. Чараның максатчан юнәлеше булып сатучыга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын, 19.01.1998 ел, №55 РФ Хөкүмәте карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләрен җиткерү иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре өчен хезмәт әзерлеге буенча тематик план нигезендә «Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән хезмәттәшлек. Бурычларны мәҗбүри түләттерү чаралары» дигән темага укулар узды.
15.10.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Химиклар» мәдәният сараенда узган «Баш киемнәре» күргәзмә-ярминкәсе эшендә катнашты.
Ярминкәдә фетрдан, трикотаждан, буялган йоннан баш киемнәре, шулай ук башка материаллардан бөтен гаилә өчен кулай бәяләрдән зур ассортимент тәкъдим ителгән.
2020 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәре, Ш.Усманов урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан «Мәскәү базары» ААҖ территориясендә кизү тору үткәрде.
Кулланучылар, эшмәкәрләр, сатучылар кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәш-табыш алдылар.
2020 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина территориаль орган компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча Арча муниципаль районының Үрнәк авылында гражданнарны чираттагы кабул итү оештырды. Гражданнарны кабул итү халыкның һәм Үрнәк авыл җирлеге белгечләренең кулланучылар белемен арттыру белән бәйле иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы 2 разрядлы өлкән белгече Лилия Мурзина, район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, Азнакай муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Миргасим Кәримов белән берлектә, Азнакай районы өчен традицион булган «Әбиләр чуагы» һәм өлкәннәр декадасын берләштергән чарада катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Әтнә районы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесе филиалына килүчеләр белән консультация үткәрде.
Кукмара районы Манзарас авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды. Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кулланучылар белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән иде. Шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар-укулар үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2020 елның 3 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр кабул итү сроклары турында искә төшерә. Декларацияләр 2020 елның 20 октябреннән дә соңга калмыйча тапшырылырга мөмкин. (http://fsrar.ru/Declaring/srok_predstavlenija_deklaracij)
2020 елның 9 октябрендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты һәм «Роспотребнадзор»ның Кукмара муниципаль районы территориаль бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашу оештырды.