Бүген, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләр башлыклары белән киңәшмә узды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында хуҗалык итүче субъектларда семинарлар үткәрә, анда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча хезмәткәрләргә һәм кулланучыларга консультацияләр бирелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, хайваннар кибетендә кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату максатыннан, кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар белемен арттыру буенча онлайн дәресләр үткәрүне дәвам итә. Кулланучылар хокукын яклау турындагы белемнәр Әгерҗе шәһәре 1 нче гимназиясенең 3 нче сыйныф укучыларына бирелде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең 62 нче комплексында урнашкан сәүдә объектында контроль чаралары үткәрү барышында тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сату фактын ачыклады. 45 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына урнаштырылган яраклылык вакыты чыккан сыра сату турында шикаять нигезендә Тукай районы сәүдә объектларының берсенә барып кайтты.
2020 елның 26 мартында Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитетында алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм аны булдырмау мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.
Инде икенче сыра кайнату заводында ук сыра кеглары маркировкаланды. «Татспиртпром» АҖ филиалының “Белый Кремль” сыра кайнату заводыннан соң, Түбән Новгород өлкәсендә урнашкан “Лысковский сыра кайнату заводы” ЯАҖдә дә кегларны маркировкалау процессы башланды.
Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны кабул итте. Гражданнар белән әңгәмә барлык саклану чараларын да төгәл үтәп башкарылды.
Алкогольле продукция җитештерүчеләр/импортерлар оешмаларыннан БДАМСка мәгълүмат тапшыру процессын техник яктан тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтүче «ЦентрИнформ» АҖ «Master UTM PRO» га "Master UTM PRO" - ЕГАИС белән эшләү һәм БДАМСта алкогольле продукцияне маркировкалау исәбен алып бару өчен, мәгълүматлар агрегациясен һәм маркировкаланган сыра кегаларын күрсәтеп, документлар әйләнешен алып бару өчен комплекслы хезмәт тәкъдим итә.