ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Залятова Л. һәм Петрова Ю. Әлмәт шәһәренең үзәк базарында үз эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектлар, базарга килүчеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чираттагы атналык кизү тору үткәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләренең Казан шәһәренең бер сәүдә объектында закон бозу очраклары турында фактны тикшерү буенча чираттагы сәфәре уңыш белән тәмамланды. Хокук бозу турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» бүлегендә чагылдырылган иде.

Шәхси эшмәкәр, 2019 елның 3 кварталы өчен алкогольле продукцияне (сыра) ваклап сату турында декларация тапшырмаган өчен, 2019 елның декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары карары буенча, РФ КоАП 15.13 маддәсе буенча, 7000 сум күләмендәге административ штрафны законда билгеләнгән срокта түләмәгән. Карар 03.02.2020. үз көченә керә.

Уенчыкларның күплеге арасында югалу кыен түгел. Шул ук вакытта балалар уенчыгы балага ошап кына калмыйча, аңа кызыклы да булырга, аның яшенә туры килергә, куркынычсыз булырга, күп кенә нормативларга һәм стандартларга җавап бирергә тиеш. 


25
май, 2020 ел
дүшәмбе

Иртәгә, 26 май көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны шәхси кабул итәчәк. Шулай ук, сорауларга җаваплар бирү WhatsApp кушымтасы ярдәмендә 8-987-296-68-93 телефон номеры аша да башкарылачак.

Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар белемен арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында хуҗалык итүче субъектлар һәм гражданнар өчен күчмә чаралар үткәрде.

Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның аерым төрләрен сатканда сатып алучылар һәм сатучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Россия Федерациясе Законы нигезендә эшләнгән Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре җайга сала.

2020 елның 22 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын үткәрде.

Кулланучылар хокукларын яклау товарлар (эш, хезмәт күрсәтү) куркынычсызлыгын, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны үтәүне контрольдә тоту, хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны үтәмәгән өчен хокук бозучыларга карата җаваплылык чараларын куллану буенча хокук бирелгән дәүләт органнары тарафыннан яклана. Кулланучылар хокуклары дәүләт органнары системасына керми, әмма әһәмияте бәяләп бетергесез булган җирле үзидарә органнары тарафыннан да якланырга тиеш.

2020 елның 21 маенда ВКС режимында Казан шәһәре территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Утырыш барышында 2020 елның I кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукцияне ваклап сату мәсьәләләре каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International