Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлеге һәм АМР башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасындагы гражданнар мөрәҗәгате буенча Алабуга районының сәүдә объектларында булды. Рейд нәтиҗәсендә алкогольле продукцияне ваклап сату чикләмәләрен бозуның 2 очрагы ачыкланды.
Татарстан Республикасы Президенты фронтовикларга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан өстәмә рәвештә 25әр мең сум акча бүлеп бирде.
Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысы да Җиңүнең 75 еллыгына, федераль һәм төбәк түләүләрен исәпкә алып, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Балтач районында Халыклар дуслыгының туган якны өйрәнү музеенда хәбәр итте.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре шәхси эшкуар В.Г. Филатованың (Олы Әтнә авылы) сәүдә объектларында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә сатучылар өчен укыту семинары үткәрде.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге тарафыннан "Парфюмерия продукциясен сайлау" темасы буенча сораштыру үткәрелде.
Анкетада катнашкан респондентларның яше түбәндәгечә:
"Сезнең барлык сорауларга да җавап бирмичә китмибез әле!" – Чаллы шәһәре җитәкчеләре гыйнвар-февраль айларында ел саен үткәрелә торган халык белән традицион очрашулардагы чыгышларын әнә шундый сүзләр белән башлап җибәрде. Быелгы очрашулар 15 нче гыйнвардан 7 нче февральгә кадәр барды. Шәһәр җитәкчеләре шәһәр халкы алдында узган елда башкарылган эшләр турында хисап тотты һәм агымдагы елга планнар турында фикер алышты.
8 нче февральдә Казан шәһәрендә һәм Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә "Россия чаңгы юлы – 2020" XXXVIII ачык россиякүләм гаммәви чаңгы ярышлары һәм "Татарстан чаңгы юлы – 2020" республика гаммәви чаңгы ярышлары үткәрелде.
Ярышлар "Спорт – яшәеш нормасы" федераль проекты кысаларында узды. Татарстан Республикасында массакүләм стартка 173 300 кеше чыкты. Алар арасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе һәм хезмәткәрләре дә бар иде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы интернет аша товарлар сатып алу мәсьәләләре буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләрнең күбәеп китүе сәбәпле хәбәр итә:
Интернет-кибетләрдән товарлар сатып алу "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының (алга таба – Закон) 26.1 статьясы нигезендә җайга салына.
Нәрсә дә булса сатып алыр алдыннан игътибар белән кайтавазларны укып чыгарга кирәк. Өстәвенә, Сез сайлаган товар турында гына түгел, ә интернет-кибетнең үзе, җитештерүче турында да.
5 нче февральдән башлап Чаллы шәһәрендә "Ямьле кыш" дигән кызыклы товарлар ярминкәсе башланып китте. Ул Чаллы проспектының "Мегастрой" гипермаркеты янындагы павильонда ачылды. "Ямьле кыш" ярминкәсе – Россиянең төрле төбәкләреннән эшкуарлар китерә торган, бөтен гаилә өчен табигый продуктлар һәм оригиналь товарлар үзәге. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ярминкәгә барды, ярминкәдә катнашучылар белән очрашты, эшкуарлар һәм сатып алучылар белән әңгәмә корды.
Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре "Россия чаңгы юлы-2020" гаммәви чаңгы ярышларында катнашты. Барлык районнарда узган мавыктыргыч спорт чараларында иң көчле спортчылар да, шулай ук теләге булган һәркем: предприятиеләр, оешмалар һәм бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, урта махсус һәм югары уку йортлары укучылары, мәктәп укучылары катнашты. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре ел саен, яраткан спорт төренә үзләренең гаилә әгъзаларын да җәлеп итеп, бик теләп катнаша.
Бүген "Россия чаңгы юлы-2020. Татарстан чаңгы юлы-2020" узышлары булды. Чараның максаты – спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру. Илдәге барлык чаңгычылар беренче тапкыр 1982 елда стартка чыккан һәм шул вакыттан бирле "Россия чаңгы юлы" һәвәскәр спортчылар өчен иң көтелгән спорт чарасы булып тора. Чарада катнашу өчен җенес, яшь, гражданлык буенча чикләүләр юк. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре дә әлеге чарада бик теләп катнашты.