ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 8 февралендә Чаллы шәһәренең "Яр буе" паркында "Татарстан чаңгы юлы-2020" ярышлары старт алды. Быелгы узышлар ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Чаллы халкына шәһәр статусы бирелүнең 90 еллыгына багышлана.

"Россия чаңгы юлы" ел саен үткәрелә, һәм ул кышкы зур бәйрәм чарасы булып тора. Әлеге ярышлар чаңгы спортын яратучыларның киң даирәсенә исәпләнгән. "Россия чаңгы юлы" бәйгесендә профессиональ чаңгычылар да, һәвәскәрләр дә яше ничәдә булуына карамыйча катнаша.


7
февраль, 2020 ел
җомга

Һәр хатын-кыз кабатланмас, оригиналь, сөйкемле булырга тели һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен кызыклы булырга ярата. Билгеле булганча, дөрес сайланган бизәнү әйберләре, образны тулы һәм төгәлләнгән итеп, теләсә кайсы хатын-кызны үзгәртергә сәләтле.

Нәрсә соң ул бижутерия? Аны кире кайтарып буламы?

6 нчы февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында "Татэкспертцентр" ДБУ җитәкчесе урынбасары Ю.И. Миюшкин катнашында киңәшмә узды.

Очрашу башында Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешен кисәтү өлкәсендә файдалы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Әлмәт районы Башкарма комитетының икътисад буенча урынбасары Андрей Подоваловка Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре белән очрашулар 2020 елда да дәвам итә.

Мамадыш шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтә торган "Забота" пансионатында бүлек хезмәткәрләре ял итүчеләр белән очрашу уздырды. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп статьяларына аңлатма бирү, РФ Хөкүмәтенең "Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында" 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары белән таныштыру ял итүчеләрне шулхәтле мавыктырды ки, әңгәмә дискуссиягә әйләнеп китте. 


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Ләйсән Фокеева "Халыкның кулланучы белемнәрен арттыру" проекты кысаларында Түбән Каманың 11 нче урта мәктәбендә, Прости урта мәктәбендә, "Норма36" мәктәбендә булды. Укучылар "Көндәлек тормышта кулланучы белемнәреннән ничек файдаланырга?" дигән темага лекция тыңлады, белгечтән бик күп файдалы мәгълүмат алды, ул балаларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы норматив-хокукый актлар турында сөйләде, алар арасында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы һәм Россия Федерациясе Гражданлык кодексы төп нормалар булып тора. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законында кулланучы эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле булмаган шәхси, гаилә, йорт һәм башка ихтыяҗлар өчен генә товар (эш, хезмәт) сатып алырга яки заказ бирергә теләгән яки сатып алган, заказ биргән яисә әлеге товардан файдалана торган гражданин буларак билгеләмә ала. Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 2 статьясы нигезендә, Россия гражданнары гына түгел, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар да кулланучы булып тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Гөлфия Чурсина "Казан шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр комплексы" МБУК 5 нче китапханә-филиалында (Павлюхин урамы, 85) китап укучылар белән очрашу үткәрде.

Дәрес кулланучыларның хокукларын яклау һәм кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон таләпләрен үтәү мәсьәләләрендә халыкның хокукый белем һәм хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү максатында уздырылды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль оешмалары (учреждениеләре) тарафыннан сатып алына торган азык-төлек товарларына максималь бәяләр формалаштыру турында"  2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карарын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре ай саен 177 атамадагы азык-төлек товарлары буенча мониторинг үткәрә.


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 5 февралендә Арча шәһәренең "МТ" ҖЧҖ (Арча филиалы) җиһаз салонында сатучылар арасында мебель сату кагыйдәләре буенча укулар үткәрелде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече, сатып алучы мебельне дөрес итеп сайлый алсын өчен, аның турында нинди мәгълүмат булырга тиешлеге турында сөйләде. Сатучы-консультант кулланучыга җиһазны җитештерүченең фирма атамасын гына түгел, ә аның юридик адресы турында да мәгълүмат җиткерергә тиеш, мебельнең функциональ билгеләнеше, материалы, товарны сатып алучыга китереп бирү яки тапшыру ысуллары, вакытлары, шартлары, товардан нәтиҗәле һәм куркынычсыз файдалану кагыйдәләре һәм шартлары турында да онытмаска кирәк, шулай ук сатып алучылар гарантия срокларына игътибар итәргә тиеш.  

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кулланучы белеме нигезләрен арттыру максатында, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле оешмасында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча лекция оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International