ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре төрле уку йортлары һәм мәктәп укучылары белән даими рәвештә очрашулар үткәреп тора. 2020 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары өчен лекция үткәрелде.

“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы чираттагы тапкыр үзенең нәтиҗәле булуын раслады.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында урнаштырылган гаризаны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан карап тикшерү нәтиҗәсендә Казан шәһәренең Яңа Савин районы территориясендә алкогольле продукция, атап әйткәндә: товар-транспорт накладнойлары булмаган, ярашлылык турында декларациясез сыра сату факты ачыкланды, шулай ук эшкуар БДАМС системасында исәпкә алу һәм теркәү зарурлыгына да игътибар итеп тормаган.

2020 елның 23 гыйнварында Арча муниципаль районының Иске Ашыт авыл советы бинасында, Ташкичү авыл җирлеге бинасында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин катнашында урынга чыгып гражданнарны кабул итте. 

2020 елның 15 гыйнварыннан 12 февраленә кадәр Яр Чаллыда халык белән традицион очрашулар уза. Һәр микрорайонда яшәүчеләр әлеге очрашуларда актив катнаша. Шәһәр җитәкчеләре шәһәр халкы алдында узган ел өчен хисап тота һәм агымдагы елга планнар турында күмәк рәвештә фикер алыша.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов Кукмара муниципаль районының Байлангар авыл җирлегендә урынга чыгып гражданнарны кабул итте. 


23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә кешеләрнең аң-белем дәрәҗәсен арттыру кулланучыларга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарында үзләрен ышанычлы тоярга, сатып алганда һәм хезмәт күрсәтүләргә (эшләргә) заказ биргәндә игътибарлырак булырга, товарлар сатып алуга, хезмәтләр күрсәтү турында шартнамәләр төзегәндә барлыкка килгән бәхәсле хәлләрне җайга салганда "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллана белергә этәргеч бирә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре административ тикшерү кысаларында Чүпрәле районында урнашкан ике кибеттә күпләгән санда хокук бозуларны ачыклады.

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына кергән мәгълүматны тикшерү чираттагы мәртәбә уңай нәтиҗә бирде. Казан шәһәре Совет районының бер сәүдә объектында документларсыз гына сыра һәм сыра эчемлекләренең сатылып ятуы ачыкланды. Моннан тыш, сыра продукциясенең әйләнеше БДАМС системасында да чагылдырылмаган, димәк, легаль булмаган рәвештә сатылган. 

Татарстан Республикасы Ютазы районының 36 нчы чакрымында Азнакай-Ютазы М5 автомобиль юлында Г. исемле гражданинның ВАЗ-21101 маркалы автомобильдә спиртлы продукция, ә атап әйткәндә, бөкеләре бозылган, 5 литр сыешлы, этикеткасы булмаган, 6 данә күләмендәге полиэтилен шешәләрдә куе шәмәхә төсендәге спиртлы сыекча алып барылуы турында ачыкланган. Алынган спиртлы продукциянең гомуми күләме 30 литр тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр нигезендә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре контроль чаралар үткәрде, алар барышында Түбән Кама шәһәренең 4 сәүдә объектында 100 мл сыешлы пыяла савытларда спиртлы сыеклык тутырылган "фанфурик"ларны ваклап сату фактлары ачыкланды. Барлыгы 77 флакон тартып алынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International