Нурлат районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау буенча ведомствоара комиссия утырышы эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашты.
Ведомствоара комиссия утырышы район башлыгы Алмаз Әхмәтшин рәислегендә узды. Киңәшмәдә ведомство хезмәтләре, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук кече бизнес вәкилләре катнашты.
Бүген ел дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге эшчәнлеге турында язган һәм сөйләгән журналистлар арасында үткәрелгән конкурста җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды.
Журналистлар бәйгесе “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, КФУ журналистика кафедрасы һәм “Татэкспертцентр” ДБУ белән берлектә үткәрелә.
Зур гына штраф санкцияләре, җинаять эшләре кузгату һәм закон бозуга бәйле башка күңелсезлекләр – законсыз хәмер сатучыларны әнә шулар көтә. Әмма тәвәккәлләп булса кирәк, алар һаман закон бозуларын дәвам итә. Шәхси эшкуар Т. үз эшчәнлеген алып бара торган Лениногорск шәһәре кибетләренең берсендә алкогольле продукция законсыз сатылган, бу очракта балигъ булмаганнарга сыра сату исәбенә товар әйләнешен арттырырга булганнар.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре чираттагы тикшерү вакытында барлык эшкуарларның да алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендәге закон нормаларын үтәмәвен раслады. Әйтик, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы сәүдә объектларының берсендә эчемлекнең сыйфатын һәм легальлеген раслаучы тиешле документлары булмаган сыра сату факты ачыкланды.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы кулланучыга сыйфатсыз товар сату яки башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) җитешсезлекләренә бәйле рәвештә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итү хокукын бирде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кулланучыларга зыянны кайтару буенча сатучыга яки башкаручыга таләпләр кую тәртибе аңлатыла.
Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Әтнә районының Күәм авылында кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең "Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлекчәләрендә хезмәт әзерлеген оештыру турында" 2018 елның 6 февралендәге 12-07/12 номерлы боерыгы нигезендә һәм һөнәри кирәкле белемнәр һәм күнекмәләр формалаштыру, "2017-2019 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һөнәри үсеше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе программасы"н гамәлгә ашыру максатыннан чыгып, Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләренең хезмәт әзерлеге буенча тематик план эшләнде. Тематик планга төрле юнәлешләр буенча 16 тема кертелгән иде, дәресләр айга ике тапкыр үткәрелде.
Территориаль органның төп бурычы – алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә дәүләт контролен гамәлгә ашыру, дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм халык белән үзара хезмәттәшлек итү, шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә профилактик чаралар үткәрү.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, еш кына кулланучылар үз әйберләрен төрле ателье яки остаханәләргә тапшыра, ә алмаш итеп бернинди дә документлар таләп итмиләр. Дәгъваны әзерләүдә ярдәм сорап территориаль органга мөрәҗәгать иткәндә, кулланучылар кайвакыт башкаручының исемен дә, адресын да, фамилиясен дә искә төшерә алмый. Шул ук вакытта ремонтка шактый кыйммәтле әйберләр дә тапшырыла. Нәтиҗәдә, проблеманы хәл итү мөмкин түгел.
Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең 4 пункты нигезендә хезмәт күрсәтү (эш башкару) турында шартнамә (квитанция, башка документ) язма рәвештә рәсмиләштерелергә һәм түбәндәге мәгълүматны үз эченә алырга тиеш
21нче ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органында хезмәт әзерлеге буенча актыккы дәрес үткәрелде.
Агымдагы елда территориаль органның турыдан-туры эшчәнлегенә кагылышлы төрле темалар буенча, шулай ук гомуми мәсьәләләр буенча да, 19 дәрес үткәрү планлаштырылган иде, мисал өчен: керемнәр турында белешмәләр бирү, законнардагы үзгәрешләр, контрольлек итүче һәм хокук саклау органнарының үзара хезмәттәшлеге буенча дәүләт граждан хезмәткәрләренең бурычлары.