ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Сатучы сатып алучыга товарлар һәм аларны җитештерүчеләр турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны үз вакытында һәм аңлаешлы итеп җиткерергә тиеш", "Товарларны сатканда сатып алучыга мөстәкыйль рәвештә яки сатучы ярдәме белән кирәкле товарлар белән танышу мөмкинлеге бирелә" – гамәлдәге законнарда әнә шулай диелгән. Тик авыз итмичә генә продукт белән ничек "танышырга" соң? Мөслим муниципаль районында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Елизавета Низамова һәм Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге белгече катнашында "Фаиза" авыл хуҗалыгы кулланучыларның тәэмин итү сату кооперативы – җирлектә сөт товарларын җитештерүче мөслимлеләргә әнә шундый мөмкинлек бирде. Чара Бөтендөнья сыйфат атналыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.

Бүген без сыйфат көнен билгеләп үтәбез. Бөтендөнья сыйфат көне (World Quality Day) – ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә дөньяның күп кенә илләрендә ел саен үткәрелә торган чара. Бу көнне гамәлгә кую инициаторы – Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) ярдәме белән Европа сыйфат оешмасы (ЕОК) (European Organization for Quality, EOQ).

Бөтендөнья сыйфат көне 1989 елда расланган. Ә алты елдан соң Европа сыйфат оешмасы ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесенә туры килә торган атнаны Европа сыйфат атналыгы (European Quality Week) дип игълан иткән.

Яраклылык срогы чыккан алкогольле продукцияне сату фактларын ачыклау буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы тарафыннан системалы эш алып барыла.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хокук бозуларны ачыклауда "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы ярдәм итә.

Бу юлы да шулай булды: Казан территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре, чираттагы мөрәҗәгатьне карау кысаларында, Яңа Савин районында М.Чуйков урамы буенча үз эшчәнлеген алып баручы эшкуарларның берсенә визит ясады.


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

 Сыйфат атналыгы кысаларында Нурлат шәһәренең күпфункцияле үзәгендә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату мәсьәләләре буенча консультация өстәле эшләде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасындагы идарәсе территориаль органы белгечләре оештырды һәм үткәрде.

Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Гөлфия Чурсина, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хезмәткәре белән берлектә, Казан шәһәре Вахитов районының 98 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар өчен ачык дәрес үткәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Биектау муниципаль районының Коркачык авыл җирлегендә чираттагы мәртәбә урынга чыгып гражданнарны кабул итте. Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны урынга чыгып кабул итү ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча график нигезендә гамәлгә ашырыла.

2019 елның 11 нче ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына алынган гражданин мөрәҗәгате буенча Автокаланың җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан кибетләренең берсенә барып кайтты. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә сыра һәм сыра эчемлекләренең ваклап сатылуы ачыкланды, бу исә гамәлдәге законнарга каршы килә. 89 литр күләмендәге сыра продукциясе законсыз әйләнештән алынды.

2019 елның 12 ноябрендә шәһәр тибындагы Балтач поселогында, җирле җитештерү продукциясен популярлаштыру максатларында, "Бәхет" ҖЧҖ дигән шәхси цехта җитештерелә торган продукцияне татып карау-презентацияләү буенча кулланучылар өчен чара узды.

Чара "Бөтендөнья сыйфат атналыгы" кысаларында үткәрелде.

Күргәзмәдә төрле эчлекле бәлешләр, өчпочмаклар, камырга төрелгән сосискалар, төрле камыр пешермәләре, шулай ук өйдәгечә басылган токмачлар куелган иде.

Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Роспотребнадзорның ТР идарәсе сыйфатсыз товарлар сатып алуга бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә гражданнарга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрә. Уку йортларында лекцияләр, хуҗалык итүче субъектлар җитәкчеләре өчен семинарлар үткәрү планлаштырылган.

Ел саен фальсификацияләнгән продукция агымы 10-15%ка арта бара. "Пиратларча җитештерелгән" әйберләр эшләнмәдә ачыкланган производство җитешсезлекләре өчен җаваплы булган оригиналь җитештерүченең абруен төшерә, шулай ук аның керемнәрен киметә. Әмма иң мөһиме – бу хәл кешеләрнең эше, сәламәтлеге, шул ук вакытта гражданнарның гомере өчен дә, чын-чынлап куркыныч тудыра торган зур проблема булып тора. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International