ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

Көн тәртибе:

  1. Зәй муниципаль районында 2019 елның 8 аенда алкогольле продукцияне, шул исәптән ТРда җитештерелгән һәм читтән кертелгән аракыны сатуга анализ; җан башына исәпләгәндә алкогольле продукцияне сату дәрәҗәсе; узган ел дәрәҗәсенә карата Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында алкогольле продукция сату дәрәҗәсе; Татарстан Республикасында җитештерелгән сыра сату; алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозулар, шулай ук аларны кисәтү юллары.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре "Казан шәһәренең үзәк базары" ААҖ (Адресы: Казан шәһәре, М.Межлаук ур., 13 йорт) территориясендә кизү торды.

Белгечләр кулланучыларга кулланучыларның хокукларын яклау һәм гамәлдәге законнарны үтәү өлкәсендә консультацияләр бирде.

2019 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Яңа Чишмә муниципаль районында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссия утырышында катнашты.  


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 18 сентябрендә Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә урта мәктәбендә 8-11 сыйныф укучыларын кулланучыларның хокукларын яклау тематикасы белән таныштыру буенча сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Дәресне Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина үткәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучы сыйфатсыз мотоблок өчен акчаны кире кайтару турындагы таләбен үтәүдән баш тарткан сатучы гамәлләренә шикаять белән мөрәҗәгать итте. Товар сатып алганнан соң өч көн узгач ватылып чыккан.

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетында Бөгелмә муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырышта җитәкче урынбасары, Башкарма комитетның икътисад бүлеге башлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге башлыгы, Роспотребнадзор идарәсе башлыгы, "БҮРХ" ДАССУ баш табибы, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы, эре сәүдә челтәрләре вәкилләре, "Алкоторг", "Белый кремль" вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына С. исемле кулланучы сатучының алдан түләнгән җиһазны китерү вакытын бозган гамәленә шикаять белдереп мөрәҗәгать итте. 2019 елның августында ул сатучы белән кухня гарнитуры китертү турында шартнамә төзегән булган. Шартнамә төзелгән көнне кулланучы, китертү эшен тизләтер өчен, товарның тулы бәясен түләгән. Шартнамәне үтәү чоры – утыз календарь көне.

Казан территориаль органына Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан кафеларның берсендә тиешле лицензиягә ия булмаган килеш алкогольле продукция сату турында хәбәр килеп иреште

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән хәбәрне карау кысаларында Казан шәһәренең Совет районында Җиңү Проспекты урамында урнашкан сәүдә объектында контроль-инспекция чарасын үткәрде

2019 елның 17 һәм 18 сентябрь көннәрендә Зәй шәһәрендә үткәрелгән контроль чаралар барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре тарафыннан түбәндәге хокук бозулар ачыкланды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International