ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетында Алабуга муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Хезмәт күрсәтүне популярлаштыру, шулай ук хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатында Арча районының күпфункцияле үзәгендә ай саен кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация үткәрелә.  

Бүген Питрәч районында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында Ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Хатын-кыз киемнәре һәм күн-галантерея сатыла торган сәүдә объектында укыту семинары үткәрелде. Аны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре оештырды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Әтнә районы КФҮ ДБУ филиалында чарага килүчеләр белән чара үткәрде.

Яшел Үзән муниципаль районында 2019 елның беренче яртыеллык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләренә күзәтү, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектларның типик хокук бозуларына күзәтү мәсьәләләре буенча гавами тыңлаулар узды. Ачык тыңлаулар эшендә Башкарма комитет аппараты, салым инспекциясе, Роспотребнадзор, хуҗалык итүче субъект вәкилләре, эшкуарлар катнашты. 


27
август, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең булачак беренче сыйныф укучылары белән очрашу булды. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында 6 бала мәктәп өчен кирәк-ярак тутырылган беренче букчаларын алды. 

Тэги: мәктәпкә җыенырга ярдәм ит беренче сыйныф белем көне

2019 елның 22-27 август көннәрендә Казанда чираттагы зур чара узды — Татарстан башкаласы эшче һөнәрләрнең халыкара чемпионатын кабул итте. Яшь инженерлар, программистлар, дизайнерлар һәм башка белгечләр ялгыз һәм команда ярышларында осталыкларын күрсәтте.

Тэги: дөнья чемпионаты

Озату документлары булмаган сыра сатылуы турында килгән шикаять нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Бавария” сәүдә челтәре кибетләренең берсенә тикшерү белән чыкты. 

Тэги: халык контроле

2019 елның 21 августында Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетында Актаныш муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. 

Тэги: Актаныш районы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International