9 февраль көнне, билгеле булганча, барча Россия буйлап "Россия чаңгы юлы-2019" бәйрәм ителә. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иң гаярь чаңгычыларны ачыклау һәм чаңгы ярышларын популярлаштыру максатларында уздырыла
Бу ялларда иң зур массакүләм чараларның берсе – "Россия чаңгы юлы-2019" россиякүләм чаңгы ярышлары булып узды. Ярышларда кече яшьтәгеләр дә, өлкәннәр дә, һәвәскәрләр дә, профессионаллар да катнашты. Призлы урыннар өчен җиңүчеләргә кубоклар һәм медальләр тапшырылды
2019 елның 9 февралендә Әлмәттә “Татарстанның чаңгы юлы – 2019” массакүләм чаңгы ярышлары узды. Чара мәйданчыгы шәһәр ипподромында урын алды. Ярышлар 11.00 сәгатьтә тантаналы рәвештә ачылып китте
Спорт белән шөгыльләнүче кешеләр саны арта бара, шуңа бәйле рәвештә фитнес үзәкләрендә шөгыльләнү нык популярлаша һәм көннән-көн күбрәк кызыксыну уята. Ләкин түләнгән абонемент срогында барлык күнекмә сәгатьләрен дә йөреп бетереп булмый. Бу очракта гражданнар шуны белеп торырга тиеш: законда файдаланылмаган сәгатьләр өчен акчаны кайтарып алу мөмкинлеге каралган
2019 елның 7 февралендә Әгерҗе шәһәренең Балалар иҗаты йорты залында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов Әгерҗе муниципаль районындагы эшкуарлык бергәлеге белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә очрашуга ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, шулай ук ТР Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге җитәкчесе Равил Сираҗиев килде. Әлеге чарада шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре дә катнашты
2019 елның 8 февралендә Арча муниципаль районы хакимиятенең утырышлар залында киңәшмә булды, аның барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының 2018 елгы эшенә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлары билгеләнде
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы белгече Г.Ф. Шакирова тарафыннан, Арча, Биектау, Әтнә һәм Балтач районнарында ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең ТО хезмәткәре Ф.М.Сабирова һәм Балтач муниципаль районы икътисад бүлеге башлыгы Ф.Ф.Галимҗанов белән берлектә, 2019 елның 7 февралендә Балтач районы КФҮ ДБУ филиалына мөрәҗәгать итүчеләр өчен "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законын аңлатуга багышланган чираттагы чара уздырылды. Чараның төп максаты халыкны белемле булырга һәм әлеге законны белеп эш итәргә өйрәтүдән гыйбарәт иде
2019 елның 6 февралендә Теләче районының "Теләче УБМ" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлеге белгеч-эксперты тарафыннан кулланучылык белеме бирелде
6 февраль көнне Баулы шәһәре Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының 2018 елдагы эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында куратор Ю.И.Митюшкин катнашында киңәшмә булып узды. Йомгаклау киңәшмәсен уздыру урыны итеп әлеге районның сайлануы очраклы хәл түгел, алкоголь продукциясен ваклап сату буенча җирле базарларның торышына бәйле расланган күрсәткечләрнең үтәлеше буенча Баулы районы аутсайдерлар исемлегендә, 30 нчы урында булуына бәйле
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы һәм ТР Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә оператив чаралар уздырылып килә, алар алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклап һәм чикләп кенә калмыйча, әлеге өлкәдә аңлату эшен алып баруга да юнәлдерелгән