Чаллы шәһәрендә Муса Җәлил урамы буенча 45 нче йорт адресы буенча яңа “Пятерочка” кибете ачылды
2019 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Нурлат шәһәре базарында гражданин Х. тарафыннан составында спирт булган, халык арасында "көмешкә" дип аталып йөртелүче үтәкүренмәле сыеклык сатылу фактын ачыклады. Көмешкә шәхси эшкуар Б. караучы сәүдә павильоныннан 1 литр сыйдырышлы полимер шешә белән сатылган, аның нинди дә булса язулары да, этикеткалары да юк
2019 елның 29 гыйнварында Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов рәислегендә Югары Ослан муниципаль районының Алкогольле һәм спирткатнашмалы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тарафыннан Лениногорск районындагы "Султан" кибетендәге, Азнакай районының "Сим-Сим" кибетендәге сатучылар һәм Әлмәт районының "Торговый двор" ҖЧҖ базарындагы шәхси эшкуарлар өчен белем бирү лекцияләре оештырылды һәм үткәрелде, чаралар барышында түбәндәгеләрнең таләпләрне аңлатылды
Әлмәт районы буенча РФ ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, алкогольле продукцияне ваклап сатканда законда билгеләнгән чикләүләрнең үтәлүен тикшерүдә тоту максатында уздырыла торган чаралар барышында сыра сату вакыты бозылуның ике факты билгеләнде
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы һәм белгечләре тарафыннан 2019 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында чаралар комплексы уздырылды, ул авылда яшәүчеләр белән очрашуны һәм Базарлы Матак Башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-укуны, "Кояш" кибетендә кулланучылар өчен консультацияләү өстәлен һәм әлеге кибет хезмәткәрләре өчен семинар-укуны, шәхси эшкуар Г.Ш.Дәүлиеваның "Алып Хан" сәүдә йортында кизү торуны һәм Татарстан Республикасы Әлки районындагы "КФҮ" ДБУ консультацияләү өстәле эшен үз эченә алды
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына шушы көннәрдә чираттагы кулланучы килде. Шәһәрнең "медицина үзәгенә" кыстап чакырылган пенсионер мизгел эчендә 75 000 сумлык кредит хуҗасына әйләнгән
Бердәм дәүләт аналитик мәгълүмат системасында хуҗалык итүче субъектларның эше турындагы белешмәләрне анализлау барышында еш кына оешмаларның җитәкчеләре сыра китертүгә артык җитди карамаган очраклар күзәтелә
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре тарафыннан Теләче районының Күп функцияле үзәк ДБУ филиалындагы консультацияләр пунктында кабул итү уздырылды
2019 елның 31 гыйнварында Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Альберт Саттаров җитәкчелегендә Алкоголь базарындаге хәлне җайга салу буенча координацияләү советының быелгы елда беренче утырышы булды