ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Чаңгыда шуу – безнең илдә иң киң таралган кышкы спорт төрләренең берсе. Ләкин чаңгыда яхшы шуу яхшы физик әзерлеккә генә түгел, ә спорт инвентарен дөрес итеп сайлый белүгә дә бәйле. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына яшүсмер улы өчен чаңгы сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте. Сатып алуның беренче көнендә үк яшүсмер чаңгыларның артык озын һәм алар белән шууның кыен булуына зарланган.  Кибет консультантына мөрәҗәгать иткән булсалар да, чаңгыларны дөрес итеп сайлый алмаганнар. Мондый күңелсез хәлләрне булдырмас өчен, Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре чаңгыларны дөрес сайлап алу өчен берничә киңәшне истә тотарга куша

2019 елның 30 гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан автомобиль өчен запас өлешләр кибетендәге сатучылар өчен кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны үтәү мәсьәләләренә кагылышлы семинар-уку уздырылды. Килгән кешеләргә РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезендә аңлатмалар бирелде

2019 елның 30 гыйнварында 10.00 сәгатьтә Башкарма комитетта Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильясов Рөстәм Алмаз улы катнашында "Алкогольле һәм спирткатнашмалы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү, 2019 елга максатлар һәм бурычлар" мәсьәләсе буенча Ведомствоара комиссия утырышы булды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Нәфыйков Ришат Фәргат улы, Россия ЭЭМның Мөслим районы бүлеге хезмәткәрләре, сәүдә объектлары һәм җәмәгать туклануы объектлары җитәкчеләре, "Алкоторг" ҖЧҖ вәкиле, авыл җирлекләре башлыклары катнашты

"Минем аларны җәзага тартасым килә!" – Чаллы территориаль органына өлкән яшьтәге кулланучы әнә шундый сүзләр белән килеп керде. "Октябрь аенда бүлмә ишеге сатып алуга шартнамә төзедем, ләкин аны 2018 елның 20 декабрендә генә китерделәр. Шартнамәдә заказны үтәү вакыты – 30 эш көне дип күрсәтелгән". Өлкән яшьтәге мөрәҗәгать итүче күтәргән мәсьәләне судка кадәрге тәртиптә хәл итү өчен территориаль орган белгечләре неустойка түләү турында дәгъва проектын төзүдә ярдәм күрсәттеләр

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2019 елның 17 гыйнварында административ эзләтү кысаларында Буа районының Наратбаш авылындагы кибет каралды. Карау барышында алкогольле продукцияне документлардан башка, БДАМС теркәмичә сату факты билгеләнде. 125,79 алкогольле продукция тартып алынды. Хәзерге вакытта административ эзләтү эше алып барыла, аның нәтиҗәсендә тиешле процессуаль карар кабул ителәчәк

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан, Россия ЭЭМ "Югары Ослан" ПБ хезмәткәрләре белән берлектә, 2019 елның 22 гыйнварында административ эзләтү кысаларында Югары Ослан районының Сеитово авылындагы кибет каралды

2019 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан, Роспотребнадзор идарәсенең Чистай ТО белгечләре белән берлектә, "Корпорация Центр" кибете хезмәткәрләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлатуга багышланган семинар-уку оештырылды


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2018 елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы белгечләре тарафыннан алкогольле һәм спирткатнашмалы продукция әйләнеше өлкәсендә контрольлек итү буенча 141 чара уздырылды, алардан 85 чара Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре катнашында гамәлгә ашырылды, бу чаралар барышында гамәлдәге законнарның бозылу очраклары ачыкланды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан Пенсия фонды идарәсе белгечләре катнашында Чистай китапханәсе бинасында Өченче буын университетының "Хокук белемнәре мәктәбе" төркемендә "Кулланучыларның хокукларын яклау" темасына дәрес уздырылды

2019 елның 22 гыйнварында Арча районының КФҮ ДБУ филиалы бинасында кулланучыларны консультацияләү буенча урынга чыгып чара уздырылды. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллина, ТР Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанслар бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллин, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Арча, Биектау районнарындагы территориаль бүлеге белгеч-эксперты Ф.М.Сабиров катнашты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International