Күп еллар дәвамында кулланучы хокукларын яклау проблемасы актуаль булып кала, чөнки кулланучының хокуклары еш кына бозылуга дучар ителә. Кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны киң масштабта пропагандалау максатларында даими нигездә гражданнарны кабул итүне уздырып торырга кирәк. Мондый очрашулар халыкны кулланучы хокукларын яклау мәсьәләләрендә турыдан-туры хәбәрдар итү белән берлектә кулланучыларны үзләренең конкрет хокук бозылу очраклары буенча оператив рәвештә консультацияләү, шул ук вакытта кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклауны гамәлгә ашыруда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эше турында да сөйләү мөмкинлеген бирә
2019 елның 14 февралендә Арча муниципаль районының Наласа авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү чарасы оештырылды. Аны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллина уздырды
ТР Әтнә муниципаль районы КФҮ ДБУ гражданнарны кабул итүнең айлык планы нигезендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль органы һәм ТР Әтнә муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ законнарын аңлатып, кулланучылар өчен чираттагы чараны уздырды. Сәүдә, ТКХ хезмәтләре, түләүле медицина хезмәтләре, җәмәгать туклануы хезмәтләре өлкәсендәге кызыксындырган сораулар буенча, шулай ук товарларда (эшләрдә, хезмәтләрдә) җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучыларның хокуклары турында консультацияләр бирелде. Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итә алу мөмкинлегенә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде
2019 елның 12 февралендә Әтнә районының Олы Әтнә авылындагы сәүдә үзәгендә урнашкан шәхси эшкуар А.Р.Хәкимова объектында, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллина тарафыннан аңлату чарасы уздырылды
2019 елның 11 февралендә ТР Чүпрәле муниципаль районы, Алешкин-Саплык авыл җирлеге, Татар Саплыгы авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгече – эксперт Г.Х.Йосыпова районның Алешкин-Саплык авыл җирлеге башлыгы П.Н.Артемьев катнашында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә җирле үзидарә органнары белгечләре өчен укулар уздырды
2019 елның 12 февралендә Балтач муниципаль районында Балтач районы җитештерүчеләре чыгара торган продукциягә күргәзмә-презентация булды
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең "Алькор" сәүдә комплексында булды. "Савыт-саба" бүлегендә белгечләр бүлек җитәкчесе белән очрашты, ул халык арасында еш сорала торган "Kukmara" бренды савыт-сабасының ассортименты, өстенлекләре һәм сыйфаты турында сөйләде. Ассортиментта барыннан бигрәк ничек юнәлеш алырга һәм савыт-сабаны ничек итеп дөрес сайларга – белгечләрдән берничә киңәш
"Авария" төркеменең атаклы җырындагыча: "Тәмәке тартуны ташла – бас чаңгыга!"
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең барлык территориаль органнарында киңәшмәләр төгәлләнде, аларда 2018 елгы эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде
2019 елның 11 февралендә Арча районының КФҮ ДБУ филиалы бинасында, халыкның хокукый белем дәрәҗәсен арттыру максатларында, кулланучыларны консультацияләү буенча урынга чыгып чара уздырылды