2019 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәрендәге “Забота” пасионатының тернәкләндерү үзәгендә булдылар: анда ял итүчеләр өчен очрашу уздырылды
Әлмәт шәһәрендә сыра эчәргә яратучылар еш килә торган кибетләрнең берсендә, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы бүлегенә килгән мөрәҗәгать буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре алкоголь продукциясенең, ә атап әйткәндә сыраның товар-транспорт кәгазьләреннән, ярашлылык турында декларациядән тыш сатылу фактын ачыклады
2019 елның 18 февралендә Олы Кайбыч авылында район хакимияте бинасында район җитәкчелеге эшкуарлар белән очрашты, чара барышында алкоголь продукциясе базарына кагылышлы мәсьәлә дә каралды
ТР Арча муниципаль районы Мәдәният йортында "Үзеңнекен сатып ал – газиз булганын сайла" күргәзмә-презентациясе узды. Күргәзмәнең төп максатлары булып район территориясендә җитештерелә торган продукцияне кулланучылар базарына чыгару өчен шартлар тудыру, шулай ук предприятиеләр эшчәнлеген популярлаштыру һәм товар җитештерүчеләр белән кулланучылар арасында туры элемтә урнаштыру тора
2019 елның 19 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшкуар Д.Д.Шәмсетдиновның маникюр кирәк-яраклары сатыла торган сәүдә объектында белем бирүле семинар уздырды. Әлеге сәүдә объектында эшкуар кул-аяк тырнакларын тәртипкә китереп бизәү хезмәтләрен күрсәтә. Семинар барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре; РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре; РФ Баш дәүләт санитар табибының карары; ГОСТ Р 58091-2018 "Тырнак сервисы. Терминология, классификация һәм гомуми таләпләр" турында аңлатылды
Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына ("Халык контроле" ДМС) заявка килде, анда Буа шәһәрендә сыраның документларсыз сатылуы турында хәбәр ителә иде
2019 елның ике аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы белгечләре тарафыннан алкоголь һәм спирткатнашмалы продукция әйләнеше өлкәсендә контрольлек итү буенча 21 чара уздырылган, алардан 8 чара Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре катнашында гамәлгә ашырылган, бу чаралар барышында гамәлдәге законнарның бозылу очраклары ачыкланган
2019 елның 15 февралендә Кукмара районының Зур Сәрдек авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы башлыгы Б.И. Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгече И.И.Баһаветдинов катнашында алкоголь продукциясен сату, кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны урынга чыгып кабул итү гамәлгә ашырылды, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы семинар-уку уздырылды
Әгерҗе муниципаль районында Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге актив эшли. Төрле юнәлешләрдә Өченче буын университеты да гамәлдә. 16 февраль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Раушания Яппарова психология төркемендә чираттагы дәресне уздырды. Пенсионерларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп функцияләре белән, кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарның төп нигезләмәләре белән таныштырды
2019 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы башлыгы Б.И.Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлеге консультанты А.И.Хәлилов ТР Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында урнашкан "Балкыш" ("Сияние") тернәкләндерү үзәге" АКОда өлкән яшьтәге гражданнар белән кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрендә семинар уздырды, анда 20дән артык өлкән яшьтәге гражданин катнашты. Яшьләр арасында да, өлкән яшьтәгеләрдә дә кулланучы культурасын арттыру зур әһәмияткә ия. Законнарны яхшы белү дәрәҗәсе аларны үтәүдә чагылыш таба