2016 елның 29 сентябрендә Теләче муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Э.Р.Кәримова һәм З.Р.Гыйльметдинова катнашында гражданнарны күчмә кабул итүнең чираттагысы булып узды
Халыкара өлкәннәр көне – бик тә мөһим бәйрәм
Быелның 8 аенда Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы административ материаллары буенча салынган штрафларның гомуми күләме бер миллион сумнан артып киткән. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов гомумшәһәр киңәшмәсендә хәмер базарындагы хәлләргә җентекләп тукталып үтте
Җылы сүзгә һәм игътибарга мохтаҗ өлкәннәребезгә кадер-ихтирам күрсәтик, кулыбыздан килгәнчә булышыйк
Шимбә көнендә һава торышының әйбәт булуы, менә дигән итеп ял итү мөмкинлеге бирүдән тыш, иҗтимагый файдалы эшкә дә рухландыра әле
Бүген Әлмәт муниципаль районы хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин район активы белән планерка үткәрде
Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре белән полиция хезмәткәрләренең уртак рейды барышында законны санга сукмыйча гына алкогольле продукция сату факты ачыкланган. Геофизическая урамында урнашкан «Монте Карло» кафесында лицензиядән башка гына алкогольле эчемлекләр сату билгеле булган. 15 литр күләмендә легаль булмаган хәмер хуҗасыннан алынган
2016 елның 8 аенда Әлмәт муниципаль районында спиртлы продукция эчеп агулануның 26 очрагы булган. Шуның җидесе үлем-китем белән тәмамланган
2016 елның 8 аенда Әлмәт муниципаль районында, барлык яшьтәгеләрне дә исәпкә алып, җан башына хәмер продукциясе сату күләме 10,2 литр тәшкил иткән
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контрольлек-инспекция, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең барча хезмәткәрләре дә диярлек дәррәү килеп шәһәребездәге базарларның берсен тикшерергә кузгалды