ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 3 сентябрь иртәсендә ЮХИДИ хезмәткәрләре  Минзәлә районында Мәскәү – Уфа автомобиль юлының  1125 нче чакрымында Чаллыда яшәүче берәү “иярләгән” микроавтобусны туктаткан (Казахстан Республикасында җитештерелгән аракы алып килгән чагында)

Бүген депутатлар регламент, хокук тәртибе һәм халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышында Чаллы шәһәре территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә законның үтәлешенә контрольлек итү турында сөйләде


6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Кибеттә яки оешма, хосусый зат тарафыннан хезмәт күрсәтүләр алганда үз хокукларыңны санга сукмау күренешләренә тап булучыларыбыз аз түгелдер. Әмма, кызганычка, кайберәүләр моңа күз йома. Әмма юкка күз йома...

Концерт залларында әйбәтрәк урыннарга билетлар һәрвакытта да премьера булырга бер ай һәм аннан да алданрак сатылып бетә. Чаллыда яшәүче бер кулланучыбыз да шуны истә тотып булса кирәк, яраткан җырчысы Дима Биланның концертына билетны алдан ук алып куйган

Сатучы, хәмер сатып җибәргәнче, яшь кешенең балигълык яшенә җиткәнлегенә  инанырга (фотосурәте һәм туу датасы күрсәтелгән документ сорарга) тиеш

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына  бер кулланучыбыздан, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 23,33 пунктлары санга сугылмый, дип, Арча шәһәрендәге «Табыш» ҖЧҖ кибетенә тикшерү үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать алынды

5 октябрь көнне Буа муниципаль районы хакимиятендә башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары М.Р.Булгаков рәислегендә алкогольле продукция, шул исәптән сыра сатучы хуҗалык итүче субъектлар белән киңәшмә уздырылды


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре шәһәребез кибетләренең берсендә аңлату характерында әңгәмә үткәрде

Бүген Чаллы шәһәрендә, күп еллык традицияләргә тугрылыклы калып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе ветераннарын  - Чаллы территориаль органының беренче җитәкчесе Певнева Людмила Николаевнаны, Әлмәт территориаль органы элекке җитәкчесе  Шерниязова Татьяна Павловнаны һәм куллану базарында хокук бозуларны кисәтү бүлеге белгече Бәдретдинова Фирүзә Хазгали кызын, контрольлек-инспекция бүлеге консультанты Зарифуллина Кадрия Дамир кызын хөрмәтләү булды

2016 елның сентябрендә Чаллы шәһәре башкарма комитеты хәмер базары өлкәсендә закон бозулар өчен штрафлар түләтүнең нәтиҗәсен яхшырту буенча Юл картасын эшләде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International