ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген структур бүлекчәләр башлыклары 2024 елның 9 аендагы эш йомгаклары буенча айлык хисап киңәшмәсе уздырдылар. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде.

Тэги: йомгаклау киңәшмәсе

24
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз телефон аша кулланучының эшләрне башкару турындагы шартнамәне үтәүдән баш тарту хокукын аңлатуын сорап мөрәҗәгать итте. Гражданка шәхси эшмәкәр белән стандарт булмаган металлдан эшләнгән ишек ясау һәм урнаштыру турында килешү төзегән.  Әмма берничә көннән ул килешүне үтәүдән баш тартырга карар кыла. Бу очракта аны килеп туган вәзгыятьтә кулланучының хокуклары һәм бурычлары кызыксындыра.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Әтнә районында шәхси эшмәкәр  Гыйниятов М.Х. сәүдә объекты сатучылары өчен мәгълүмати чара үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре һәм Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлеге баш белгече «Шифа» сәүдә үзәгенең ачык территориясендә ел саен үткәрелә торган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Әтнә районының Ишем авыл җирлеге бинасында гражданнарны кабул итте.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә кибетләрнең берсендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча семинар үткәрделәр. Әлеге сәүдә объектында азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының 36 нчы мәктәбе командасы «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына үткәрелә торган Олимпиадага тырышып әзерләнә. Олимпиадага әзерләнүдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре ярдәмгә килә. 

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында әйдәүче белгеч-эксперты Наталья Платонова Лениногорск шәһәре Башкарма комитетының икътисад бүлеге әйдәүче белгече Гүзәл Хәйруллина белән берлектә Россия Герое Д. Н.Исламов исемендәге 6 нчы мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча лекция үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Еш кына без текстильдән эшләнгән товарлар, аерым алганда урын-җирләр сатып алабыз. Кайсыбер очракта өйгә кайткач кына, сатып алынган әйберне бәяләгәндә, аның нинди дә булса сәбәпләр аркасында безгә туры килмәвен аңлыйбыз. Аннары без кибеткә барабыз һәм сатып алынган товарны кире кайтарырга яки алыштырырга телибез, әмма безнең теләкләр кире кагыла. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Яңа Чишмә авылының алкоголь продукциясе, сыра һәм сыра эчемлекләре, шулай ук башка товарлар сатыла торган сәүдә объектларының берсендә семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International