Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре кибет хезмәткәрләренә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырдылар һәм кулланучылар өчен консультация өстәле уздырдылар.
Кибет Чистай шәһәренең кулланучылар базарында озак вакыт эшчәнлек алып бара. Мәктәп һәм офис канцеляриясе товарларын сатуда махсуслаша. Август ахыры һәм сентябрь башы сатучыларның кайнар чоры — уку елы башланган вакыт.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән алкоголь һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану һәм административ практика нәтиҗәләрен тикшерү буенча ачык чара узачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Лента» гипермаркетында чаралар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча типографиясе бинасында кулланучылар өчен чара үткәрде. Биредә халыкка төрле хезмәтләр күрсәтелә, аерым алганда, чәчтарашханә, юридик, нотариаль, күзлек ясау буенча хезмәтләр һ.б. шулай ук сәүдә эшчәнлеге дә алып барыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Кече Елга авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы бүлеге белгечләре Алексеевскиның 2 нче урта мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы чараларда катнаштылар.
Кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Лаеш районы сәүдә предприятиеләренә килүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен семинарлар үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Казан шәһәренең 64нче гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Ул укучыларны, укытучыларны һәм ата – аналарны иң матур бәйрәмнәрнең берсе - дулкынландыргыч өметләр һәм истәлекләр белән тулы Белем көне белән котлады.
Хөрмәтле коллегалар, кадерле дуслар!
30 августта без Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм безне, республикада яшәүчеләрне берләштерә, уртак кыйммәтләребезне һәм традицияләребезне искә төшерә.
Мин сезне бу искиткеч бәйрәм белән котлыйм һәм сезгә иң изге телщклщр телим! Һәр көн шатлык һәм бәхет белән тулы булсын, эшегез канәгатьлек хисе һәм уңышлар китерсен.
Без барыбыз бергә республикабызны яхшыртабыз, ышанам ки, безнең уртак эш киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Көне Белән!
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.
Чистай территориаль органы 2024 елның 6 аендагы эш йомгаклары буенча алкоголь һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча районара ведомствоара комиссия утырышын уздырды. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде.