Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы бистәдә «Порт-Маркет» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту чарасы уздырдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районына эш сәфәре кылды. Сәфәр кысаларында территориаль орган башлыгы районның товарларны ваклап сатучы сәүдә объектларында булды.
Сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр әйләнешендә катнашучыларга Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 30 ноябрендәге 2173 номерлы карарының (01.06.2024 ред.) «Сыра, сыра нигезендә әзерләнә торган эчемлекләр һәм аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләрен раслау һәм идентификацияләү чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмат системасын кертү үзенчәлекләре турында» Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми порталында «эшчәнлек» бүлегендә, «01.04.2023 елдан сыраны маркировкалау буенча эксперимент» бүлекчәсендә, «методик киңәшләр һәм инструкцияләр» бүлекчәсе урнаштырылган:
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Нурлат шәһәренең күпфункцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Әтнә районының Түбән Көек авыл җирлеге бинасында гражданнарны кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорап шәһәрдә яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Берничә көн элек ул сатучыга гарантияле ремонтка электр фенын тапшырган. Аннары ул ремонт белән ашыктым дип уйлый һәм сатучыга башка таләп - тиешле сыйфатта булмаган товар өчен акчалата сумманы кире кайтаруны таләп итә. Ләкин аңа акчаны кире кайтарудан баш тартканнар, чөнки товар инде сервис үзәгенә җибәрелгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче, сатучының сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару турындагы таләбен үтәүдән баш тарткан гамәлләренә шикаять белән мөрәҗәгать итте. Кулланучы сүзләренчә, сатып алганнан соң бер атнадан аның кул сәгате туктаган. Сатып алучы сатучыга акчаны кайтаруны сорап мөрәҗәгать иткән, ләкин аңа ремонт кына тәкъдим иткәннәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча районының Ташкичү авылындагы «Центр-2» ҖЧҖ кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча күчмә семинар үткәрделәр. Биредә азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату эшчәнлеге алып барыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорап шәһәр кешесе мөрәҗәгать итте. Суыткычны гарантияле ремонтлау вакытында сатучы аңа шундый ук товарны вакытлыча файдалануга бирмәгән, моны алмаш фонд булмау белән аңлата.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең белем һәм компетенция дәрәҗәсен күтәрү өчен, Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Венера Шәрәфетдинова Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының җирле үзидарә органнары белгечләре өчен укыту чарасы үткәрде.